Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык Халыкара бәйге - Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык Халыкара бәйге

1 апрель

2022 елның 1 апреленнән Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багашланган Ачык Халыкара конкурс старт ала

1 – 15 апрель

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 1 апреленнән 15 апреленә кадәр кабул ителә

8 июль

Җиңүче 2022 елның 8 июлендә, бөтен дөнья мөселманнарының изге бәйрәме «Корбан гаете» алдыннан игълан ителәчәк

2022 – Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулган ел, Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен мөһим вакыйга – 10 мең кешегә исәпләнгән Җәмигъ мәчетенең нигезенең беренче ташын салу белән билгеләп үтеләчәк.

2022 елда Казансу елгасының капма-каршы ярында яңа Җәмигъ мәчете төзелеше символик мәгънәгә ия. Әгәр Кол Шәриф мәчете Казан Кремле җирлегендә элеккеге хан мәчетен торгызу символы буларак төзелгән булса, Казанның Яңа районында заманча торак комплекслар һәм сәүдә үзәкләре арасында урнашкан яңа Җәмигъ мәчете киләчәк буыннар өчен әһәмиятле булачак.

2022 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итүче «Игелек – Доброта» Республика фонды булдыру турында Боерыкка кул куйды.

Казанда яңа Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык Халыкара бәйге уздыру әлеге Фондның беренче зур һәм әһәмиятле проекты булачак.

Яңалыклар

3 июль

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы-2023

Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы үткәреләчәк.

21 май

Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре экспозициясе Болгардан Казанга күчерелә

Мөхәммәд Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре экспозициясе 2 көнгә озайтыла һәм Казан Кремлендәге "Кол Шәриф" мәчетенә урнаштырылачак.

11 апрель

15 апрельдә Казанда XI Республикакүләм ифтар узачак

Рамазан аеның 24нче көнендә, 15нче апрельдә, Казанда XI Республикакүләм ифтар узачак. Бу юлы Татарстандагы иң зур авыз ачу мәҗлесе Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә – гыйбадәт кылуда аеруча зур тырышлык күрсәтү вакытына туры килә.

5 апрель

20 апрельдә Ураза гаете уңаеннан Казан телебашнясы бәйрәм утлары белән яктыртылачак

Бәйрәм төнендә манарада татар милли орнаментлары һәм «Ураза-бәйрәм» язуы белән утлыдинамик шоу уйналачак.

27 март

2022 нче елда Татарстанда ислам инфраструктурасы 19 объектка үсте

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы Татарстан өммәте тормышында ислам инфраструктурасы үсеше белән истә калачак. Аны мәчетләр, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яңа биналары һәм мәгърифәт үзәкләре тулыландырды.

27 февраль

220 елдан соң: дөньяда иң танылган татар китабы – Коръәннең “Казан басмасы” беренче тапкыр заманча мүсхәф рәвешендә чыкты

13 февраль

Россиядә рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Хозур" нәшрият йорты яңа проектны – рус телендә онлайн-мәдрәсәне эшләтеп җибәрде.

9 июль 2022

Казанда Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең эскиз проектын эшләүгә багышланган Ачык халыкара бәйгегә йомгак ясадылар

Бәйге җирлеге
8,2 га
җирлекнең гомуми мәйданы
10 000
җәмигъ мәчетендә урын булачак
08.07.2022
бәйгенең Җиңүчесе билгеле була
График

Бәйгегә гаризалар кабул итү башлана

Гаризалар кабул итү тәмамлана

Финалистларны сайлап алу буенча Бәйге комиссиясенең утырышы

Казанда финалистлар өчен семинар үткәрү

Бәйге тәкъдимнәрен кабул итү тәмамлана

Җиңүчене билгеләү буенча жюри утырышы

Бәйге җиңүчесен игълан итү

Жюри

ФӘЙЗУЛЛИН Ирек
Энвар улы

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры

ЕРЕМИН Евгений Владимир улы

Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсе Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы

ОРДЖОНИКИДЗЕ Григорий Эдуард улы

ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы сәркатибе, Россия Тышкы эшләр министры киңәшчесе

ПИОТРОВСКИЙ Михаил Борис улы

Дәүләт Эрмитажы директоры

ШУМАКОВ Николай Иван улы

Россия Архитекторлар берлеге президенты, Россиянең халык архитекторы

БУШЕНАКИ Мөнир

ЮНЕСКО генераль директоры киңәшчесе, Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча Халыкара тикшерү үзәге генераль директоры киңәшчесе (ICCROM), Бәһрәйнның Мәдәният һәм борынгы эшләр идарәсенең Бөтендөнья мирасы мәсьәләләре буенча консультанты, Гарәп региональ дөнья мирасы үзәге директоры

ДЕРАХШАНИ Фаррух

Архитектура проектлау өлкәсендә белгеч

АЙЗАТУЛЛИН Марат Мансур улы

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры

МЕТШИН Илсур Рәис улы

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, Казан шәһәре мэры

СӘМИГУЛЛИН Камил Искәндәр улы

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, мөфти

МӨХӘММӘТШИН Рәфыйк Мөхәммәтша улы

Россия Федерациясе Ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам институты ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы)

ХӘЙРЕТДИНОВ Рамил Равил улы

Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, тарих фәннәре кандидаты

ВӘЛИЕВА Зилә Рәхимҗан кызы

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе

Белгечләр

БАТАЛОВ Андрей Леонид улы

Сәнгать фәннәре докторы, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәскәү Кремле Музейларының фәнни эш буенча генераль директор урынбасары, Россия Сәнгать академиясе фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре, Президиум әгъзасы, Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы «Федераль фәнни-методик шураның архитектура ядкярләре» секциясе җитәкчесе (Мәскәү шәһәре)

ЗАЙЦЕВ Илья Владимир улы

Тарих фәннәре докторы, төрки халыкларның телләре һәм мәдәнияте белгече, Көнчыгыш дәүләт музее директоры урынбасары (Мәскәү шәһәре)

МКРТЫЧЕВ Тигран Константин улы

Сәнгать фәне докторы, Каракалпакстан Республикасының И.В. Савицкий исемендәге Дәүләт сәнгать музее директоры (Нукус шәһәре, Үзбәкстан Республикасы)

СӨЛӘЙМАНОВ Рөстәм Рәис улы

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фонды президенты (Мәскәү шәһәре), коллекционер һәм меценат

БАБАДЖАНОВ Бәхтияр Мираим улы

Тарих фәннәре докторы, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Беруни исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институтының ислам белеме бүлеге мөдире, мөселман эпиграфикасы буенча әйдәп баручы белгеч

БЕЛЯЕВ Леонид Андрей улы

Тарих фәннәре докторы, Россия Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, Россия Фәннәр академиясенең Мәскәү дәүләт археология институтының Мәскәү Русе археология секторы мөдире, «Россия археологиясе» журналының баш мөхәррире, Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы Федераль фәнни-методик шураның «Археология» секциясе җитәкчесе, Россия ИКОМОС милли комитетының археология мирасы белән идарә итү буенча фәнни комитеты президенты (Мәскәү шәһәре)

ХӨСНЕТДИНОВ Гадел Альберт улы

«Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры

САЛИХОВ Радик Рим улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

АЙДАРОВА Галина Николай кызы

Профессор, архитектура докторы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура теориясе һәм практикасы кафедрасы укытучысы

ГИЛЯЗОВ Искәндәр Аяз улы

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе

ТӨХВӘТУЛЛИНА Ильсөяр Мисхәт кызы

Казан шәһәренең баш архитекторы, Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы, Россиянең Мактаулы архитекторы

ХӘСӘНОВ Ильфар Ренат улы

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгының беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы

ВӘЛИЕВА-СӨЛӘЙМАНОВА Гузәл Фуад кызы

Профессор, сәнгать фәне докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре

Фондка хәйрия
ярдәме күрсәтәсегез киләме?

Сез Казан шәһәре Җәмигъ мәчете төзелешенә үз өлешегезне кертә аласыз. Иганә итүне сайт аркылы яки банк реквизитлары аша гамәлгә ашырырга була.
Шулай ук иганә тартмалары Батурин ур., 7А йортында урнашкан «Игелек- Доброта » фонды бинасында һәм Габдулла Тукай ур., 38 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтендә бар.
Иганә итү
Партнерлар