Россиядә рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады

13 февраль
Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты яңа проектны – рус телендә онлайн-мәдрәсәне эшләтеп җибәрде. Шулай итеп, хәзер планетаның төрле почмакларында яшәүче рус телле мөселманнарның Ислам нигезләре буенча бушлай белем алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Уникаль белем бирү мәйданчыгы Россиядә ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларны яңа дәрәҗәгә күтәрде: онлайн-мәдрәсә мәчетләрдән ерак яшәүчеләргә яки төрле сәбәпләр аркасында мәчетләргә барып җитә алмаучыларга башлангыч дини белемне тиз арада һәм җиңел генә алырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, ресурсның эчтәлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында эшләнгән уку-укыту программасына нигезләнгән. Ресурста 7 төп ислам дисциплинасын база дәрәҗәсендә үзләштерергә тәкъдим ителә: ислам хокукы (фикх), гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, әхлак, гарәп теле һәм тәҗвид, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы һәм Россиядә ислам тарихы. Курс шулай ук фарыз, сөннәт һәм гает намазларын укырга өйрәтүче тәфсилле видеопрактикумны да үз эченә ала. Барлыгы “шәкертләрне” 200-дән артык 48 сәгатьлек видеодәрес көтә. Моннан тыш, дәресләр текст һәм аудио рәвешендә дә кабатланган.
Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar мәгариф платформасында, шулай ук iOS һәм Android нигезендә смартфоннар өчен эшләнгән бушлай мобиль кушымтада эшли. Кушымта “Онлайн-медресе” дип атала. Аны бушлай Play Маркет һәм App Store-да йөкләп алырга мөмкин. Онлайн-мәдрәсәсендәге дәресләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм Интернет челтәренә тоташтырылган теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) өйрәнергә мөмкин.
https://medrese.tatar/ белем бирү платформасында барлык популяр социаль медиа яки электрон почта аша теркәлергә мөмкин. Теркәлгәннән соң, системада һәр укучыга шәхси кабинет ачыла, анда үткән темалар, эшләнгән тестлар турында мәгълүмат туплана. Шунысы игътибарга лаек, «шәкертләр» һәр дәрестән соң онлайн-мәдрәсәдә контроль тест узарга тиеш булачак. Чираттагы дәрескә тестны уңышлы тапшыручылар гына керешә ала. Түбән балл алганда, үзләштерелмәгән темага кире кайтырга кирәк булачак.
Онлайн-мәдрәсәдә дәресләрне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Россия ислам институты, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, Казан имам-хатыйблары алып бара.
 Онлайн мәдрәсә проекты 2021 елда төзелгән беренче татар онлайн-мәдрәсәсе платформасы базасында эшләнгән. 2022 елда платформага 14 385 “шәкерт” килгән. Шуларның 77 се укуларын уңышлы тәмамлады һәм ислам нигезләре буенча программаны тулысынча үзләштерде. Шунысы да игътибарга лаек, мәдрәсәдән файдаланучыларның 43%-ы 44 яшькә кадәрге яшьләргә карый. Укучыларның 60 проценты – хатын-кызлар. Кулланучыларның төрле кыйтгаларда яшәве проектка ихтыяҗның зур булуын раслый: Россия татарларыннан тыш, порталда Казахстан, АКШ, Кыргызстан, Үзбәкстан, Германиядән 729-1000 милләттәшебез белем ала. Ауропа, Азия, Төньяк Америка илләреннән белем эстәүчеләрнең саны – 100 дән кимрәк. Мәдрәсә эшли башлаганнан бирле, (2021 елның 18 гыйнвары) сайттан 63, 577 кеше файдаланган, 475 кеше укуын тәмамлаган.
Ресурс билгесез “шәехләр” лекцияләренә һәм Интернет челтәрендәге шикле видеоресурсларга альтернатива булып тора.
  
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте – dumrt.ru