Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре экспозициясе Болгардан Казанга күчерелә

21 май

Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре экспозициясен Казанга алып килеп, 2 көнгә “Кол Шәриф” мәчетенә урнаштыралар. Күргәзмәне Казанга күчерү аны күбрәк кешегә карарга мөмкинлек бирәчәк. Ядкәрләрне 22 нче һәм 23 нче майда “Кол Шәриф” мәчете холлында иртәнге сәгать 10.00нан кичке 19.00гә кадәр карап булачак.
Мөхәммәд Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең 10 ядкәрен Дагыстаннан Татарстанга беренче тапкыр Идел Болгарстанында ислам динен кабул итү көненә һәм Изге Болгар җыенына дип алып килделәр. Экспозициягә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең, аның гаилә әгъзаларының, сәхабәләренең  кыйммәтле әйберләре куелган. Пәйгамбәр Мөхәммәднең май сала торган касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйманың радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлиднең радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйкның радыйаллаhу ганhу пычагы. Монда шулай ук Кәгъбәнең кара ташы бар. 20 нче һәм 21 нче май көннәрендә аларны Борынгы Болгарда бөтен Татарстаннан һәм Идел буе төбәкләреннән килгән кунаклар, Изге Болгар җыенында катнашучылар карады.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Дагыстан мөфтие Әхмәт әфәндегә Идел буе Болгарында ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнарына җибәрелгән кыйммәтле бүләге өчен олы рәхмәтен белдерә. Күргәзмә Татарстан Рәисе ярдәме белән Республиканың Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте – dumrt.ru