Казанда Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең эскиз проектын эшләүгә багышланган Ачык халыкара бәйгегә йомгак ясадылар

9 июль 2022

2022 елның 8 июлендә, изге Корбан бәйрәме алдыннан, Казанда Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең эскиз проектын эшләүгз багышланган Ачык халыкара бәйгегә нәтиҗә ясалды. Беренче урынны ике проект – «Гинзбург Архитектс» Мәскәү архитектура-реставрация бюросы һәм Казан архитекторы Саттаров Айвар Гомәр улы бүлеште.

Бәйгегә 2022 елның 1 апрелендә, изге Рамазан аеның беренче көне алдыннан старт бирелде. 2022 елның 10 һәм 11 маенда, бәйге кысаларында катнашучы командалар өчен семинар оештырылды. Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салу 2022 елның 20 маенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар уңаеннан үткәрелде. 2022 елның 6 июлендә катнашучылар жюрига үз проектларын тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты:

«Җәмигъ мәчете безнең ниятләрдә һәм теләкләрдә иде. Бу Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү истәлегенә иң әһәмиятле объект. Карар кабул ителгән инде, һәм бу мәчетне без, һичшиксез, төзиячәкбез. Конкурска 8 илдән 40 эш җибәрелгән, һәм һәр эш уникаль!».

Ике этапта узган бәйгедә Россия һәм чит ил компанияләре катнашты. Бәйгедә катнашу өчен 8 илдән барлыгы 40тан артык гариза бирелгән. Икенче этапка 6 илдән – Россия, БГӘ, Төркия, Мисыр, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 20 катнашучы узды, финалга 18 катнашучының эше алынды.

Бәйгегә куелган җирлекнең гомуми мәйданы 8,2 га, мәчет 10 000 кешегә исәпләнгән. Катнашучыларга проект эшен башкарганда берничә факторны исәпкә алырга туры килде: җир участогы мәйданын чикләү, янәшәдәге җирлек өстендә эшләү һәм аны гамәлдәге ландшафтка ятышлы итеп башкару, шулай ук биеклеге – 80 метрдан биек булмаска тиеш.

Ирек Фәйзуллин, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры:

«Һәр проектның үзенчәлеге бар, ләкин Казан кебек шәһәр өчен гасырлар буена кешеләр хәтерендә калачак монумент төзергә кирәк. Моны истә тотыйк. Алда бик зур эш тора, әмма, Татарстанда һәрвакыттагыча уйланылган эш эшләнә».

Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин җитәкчелегендәге бәйгенең жюри әгъзалары составына архитектура, дин һәм мәдәният дөньясының 13 вәкиле керде. Алар арасында: Россия Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Россия Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм башкалар катнашты.

Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең эскиз проектын эшләүгә багышланган Ачык халыкара бәйгедә беренче урынны «Гинзбург Архитектс» архитектура-реставрация бюросы һәм шәхси эшмәкәр Саттаров Айвар Гомәр улы бүлеште.

Алексей Гинзбург, «Гинзбург Архитектс» архитектура-реставрация бюросы (Мәскәү шәһәре, Россия):

«Бу бәйгенең темасы уникаль һәм мондый бәйгеләр бездә бик аз уздырыла. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт. Без бирегә килгәч, бик көчле эшләр күрдек. Алар барысы да иң югары бәягә лаек!»

Саттаров Айвар Гумарович, архитектор (Казан шәһәре, Россия):

«Өч ай дәвамында минем белән эшләгән һәм бу эштә илһамланып булышкан командама зур рәхмәт! »

Икенче урынны шулай ук ике проект үзара бүлеште. Аларның авторлары: «Сретенские Архитектурные Мастерские» ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре, Россия) һәм HASSA архитектура-инженерлык төзелеше (Истанбул шәһәре, Төркия).

Бәйгедә өченче урынны OSTA ҖЧҖ (Казан, Россия) яулады.

«Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» ЮГАРЫ БЕЛЕМ БИРҮЧЕ ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ студентлары проекты махсус приз белән билгеләп үтелде:

«Бу бәйге үз проектларын зур тәҗрибәле профессионалларга гына түгел, ә үз юлын архитектура эшендә башлап кына килүче яшь белгечләргә дә күрсәтү мөмкинлеге бирде».

Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр финалист акчалата бүләккә лаек булачак: беренче урынны алган ике җиңүчегә – 2 500 000 сум, икенче урынны алган ике җиңүчегә – 1 000 000 сум, өченче урынны алучыга 500 000 сум биреләчәк.