Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы-2023

3 июль
2023нче елның 16-23нче август көннәрендә Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. Җыенны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Барлыгы 130 кешенең катнашуы көтелә. Форумга гаризалар 2023нче елның 15нче июленә кадәр кабул ителә.
Мөселманнарның күчмә җыены тарихи җирлектә палаткалар шәһәрчегендә узачак. Форумда катнашучылар географиясе Россиянең төрле шәһәрләрен колачлар дип көтелә, төп темаларның берсе буларак хәйрия эшчәнлеге, хәйриячелек тарихы турында сөйләү планлаштырыла.
Форумның төп максаты – аралашу мохите тудыру, яшьләрнең башлангычларына, аерым алганда мөселман яшьләренә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету. Гыйльми, иҗади һәм тәҗрибәи чаралар аша мөселман яшьләре үзләре уйлап тапкан яңа социаль проектларны эшләргә өйрәнәчәк.
Форум яшьләргә Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәнү өчен мәйданчык булып торачак: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин һәм катнашучылар аны форум дәвамында үстерәләр, камилләштерәләр. Яшьләр тулысынча әзер проект белән дә килә алалар, алар аны тагын да шомартып, Татарстан Республикасы яки Россия күләмендә үткәрелә торган грант конкурсларына тәкъдим итә алачаклар. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге – социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу. Бер проектны иң аз дигәндә – бер кеше, иң күбе өч кеше яклый ала.
Форум кысаларында социаль проектлар белән бәйге эшләнәчәк, яшьләр форумның беренче өч көнендә проектлар өстендә эшләп, махсус чакырылган белгечләр белән шөгыльләнәчәк. Алар белән грантны ничек алырга, проектны ничек әзерләргә икәнлеген белә торган спикерлар, экспертлар эшләячәк, яшьләр аңа үзләренең төрле сораулары белән мөрәҗәгать итә алачак. Бу спикерларга көннең төрле вакытында сораулар белән мөрәҗәгать итү, консультацияләр алу мөмкинлеге тудырыла. Алга таба, узган елдагыча, махсус комиссия җыелып, форум дәвамында әзерләнгән проектларны тикшерәчәк һәм җиңүчеләрне билгеләячәк.
Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган. Дөньякүләм танылган шәехләрнең һәм мөгаллимнәрнең дәресләрен тыңлау яшьләрнең дини һәм тарихи белемнәрен баетачак. Лекцияләр һәм практикумнар шәхси социаль проектларны оештырып җибәрергә ярдәм итәчәк. Форумда мөселман яшьләре яңа дуслар һәм социаль башлангычларны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба алачак.
Җыенда төп спикер буларак Марокко шәһәреннән ETABLISSEMENT AJIAL BOUFEKRANE фонды остазы шейх Абдеррәхим Ләкрим киләчәк, ул яшьләр өчен лекцияләр үткәрәчәк һәм сорауларга җавап бирәчәк.
 
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте – dumrt.ru