20 апрельдә Ураза гаете уңаеннан Казан телебашнясы бәйрәм утлары белән яктыртылачак

5 апрель

Төрле төстәге утлар белән телебашня 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр балкып торачак.
Казан телебашнясын бизәү Татарстан башкаласында бәйрәм атмосферасын барлыкка китерәчәк, башкалабыз халкына һәм Казаныбыз кунакларына дини бәйрәм һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында искә төшерәчәк. Телебашняның биеклеге 180 метр.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы җитәкчелегенә мөселман календарендәге иң мөһим көннәрнең берсенә игътибар биргәннәре һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда беренче тапкыр мөбарәк ай уңаеннан җәмәгать урыннарын иң яхшы бизәүгә «Нурлы Рамазан» бәйгесе игълан ителде. Бәйге республикада Рамазан аенда бәйрәм атмосферасын булдыруга ярдәм итә.