Фонд - Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык Халыкара бәйге

Безнең миссия

«Игелек – Доброта» — җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә юнәлтелгән коммерцияле булмаган хәйрия фонды

«Игелек – Доброта» — җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә булышлык күрсәтүче республика фонды — 2022 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә булдырылды.
Фонд ирекле иганәләр хисабына финанслана һәм Татарстан Республикасының фәнни, мәдәни һәм туристик потенциалын үстерүгә, шулай ук төбәк һәм халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм җәмәгать мирасын саклап калуга омтыла

Публикацияләр

Барлык публикацияләр

Яңалыклар

Барлык яңалыкла

3 июль

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы-2023

Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы үткәреләчәк.

21 май

Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре экспозициясе Болгардан Казанга күчерелә

Мөхәммәд Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре экспозициясе 2 көнгә озайтыла һәм Казан Кремлендәге "Кол Шәриф" мәчетенә урнаштырылачак.

11 апрель

15 апрельдә Казанда XI Республикакүләм ифтар узачак

Рамазан аеның 24нче көнендә, 15нче апрельдә, Казанда XI Республикакүләм ифтар узачак. Бу юлы Татарстандагы иң зур авыз ачу мәҗлесе Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә – гыйбадәт кылуда аеруча зур тырышлык күрсәтү вакытына туры килә.

5 апрель

20 апрельдә Ураза гаете уңаеннан Казан телебашнясы бәйрәм утлары белән яктыртылачак

Бәйрәм төнендә манарада татар милли орнаментлары һәм «Ураза-бәйрәм» язуы белән утлыдинамик шоу уйналачак.

27 март

2022 нче елда Татарстанда ислам инфраструктурасы 19 объектка үсте

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы Татарстан өммәте тормышында ислам инфраструктурасы үсеше белән истә калачак. Аны мәчетләр, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яңа биналары һәм мәгърифәт үзәкләре тулыландырды.

27 февраль

220 елдан соң: дөньяда иң танылган татар китабы – Коръәннең “Казан басмасы” беренче тапкыр заманча мүсхәф рәвешендә чыкты

13 февраль

Россиядә рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Хозур" нәшрият йорты яңа проектны – рус телендә онлайн-мәдрәсәне эшләтеп җибәрде.

9 июль 2022

Казанда Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең эскиз проектын эшләүгә багышланган Ачык халыкара бәйгегә йомгак ясадылар

Партнерлар