Мөхлисә Бубый

6 март

Мөхлисә Бубый – Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйларның кыз туганы. Башлангыч белемне туган авылы мәдрәсәсендә ала. 1901 елда Мөхлисә Бубый абыйлары һәм аларның тормыш иптәшләре белән берлектә, алты еллык татар хатын-кызлары мәдрәсәсенә нигез сала һәм анда җитәкче булып тора. Мәдрәсәдә дини белем белән беррәттән дөньяви белем дә бирелә. 1905 елдан рус теле укытыла башлый. 1907 елда Сарапул өязе җирлеге акчасына хатын-кызлар өчен бер сыйныфлы рус-татар училищесы ачыла. Ул хатын-кызлар мәдрәсәсе карамагына керә.
1907 елда Сарапул училищесы советы башлангыч татар училищесы укытучысы (мөгаллиме) исеменә имтиханнар кабул итүгә һәм бу имтиханнарны тапшырган затларга таныклык тапшыруга рөхсәт бирә. Шулай итеп мәдрәсә хатын-кызлар мәдрәсәләре һәм мәктәпләре өчен укытучылар әзерләүче беренче уку йорты була. 1911 елда абыйлы-энеле Бубыйлар кулга алынып ир-балалар мәдрәсәсе тар-мар ителгәннән соң күп тә үтми, 1912 елда хатын-кызлар училищесы да ябыла. Мөхлисә Бубый Оренбург губернасының Троицк шәһәрендә күчеп килә. Анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Шул ук вакытта 1913 елдан, ул хатын-кызлар гимназиясендә дин белемен укыта.
1914 елда сәүдәгәр Яушевлар матди ярдәме белән Мөхлисә Бубый хатын-кызлар мәдрәсәсе ача. 1915 елда ул хатын-кыз мөгәллимәләр семинариясен ачуга ирешә. Беренче Бөтенроссия мөселман корылтаена (Мәскәү шәһәре, 1917 елның 1-10 мае) Мөселманнарның Диния нәзарәте әгъзасы һәм казые итеп сайлана. 1917 елдан Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә. Эшчәнлек барышында митрикә кенәгәләрен алып бару, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һәм башка сораулар белән шөгыльләнә.
Мөхлисә Бубый хатын-кызлар арасында киң оештыру-агарту эше алып бара. «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗәлләсе» журналларында мәкаләләрен бастырып чыгара. Аларда хатын-кызның гаиләдә һәм җәмгыятьтәге ролен, аның алдында торган бурычларны яктырта. Ул һәрдаим телне, милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклау – хатын-кызның төп бурычы, дип ассызыклый. 1937 елның 20 ноябрендә «Башкортстанның контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешмасында» катнашуда гаепләнеп кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. 1937 елның 23 декабрендә хөкем карары башкарыла – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. Вафатыннан соң, 1960 елда, гаебе аклана.

Тулырак: https://bolgar.academy/gm-barudi/
БОЛГАР ИСЛАМ АКАДЕМИЯСЕ