Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди

17 февраль

Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) – дин галиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог-мәгърифәтче. 1857 елның 17 февралендә Казан губернасы Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Аңа өч яшь булганда, аның гаиләсе Казанга күченә. Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укый.
1875 елда дини белем алуын дәвам итү өчен Бохарага китә. 1882 елда янәдән Казанга кайта һәм Ак мәчетнең икенче имамы була. Ул 1883 елда мәдрәсәгә нигез сала. Аны әтисенә багышлап – «Мөхәммәдия» исемен бирә. Ул Казанның зур һәм абруйлы дини уку йортына әверелә, анда 1891 елдан башлап тавышлы укыту методы кулланыла башлый.
1887 елда Баруди Госман империясенә һәм Мисырга озак вакытка сузылган сәфәр кыла. 1905 елдан ул үзен тулысынча диярлек педагогик эшчәнлеккә багышлый, дәреслекләр яза, матбугат битләрендә мәкаләләрен актив бастыра, мәдрәсәнең укыту программасын киңәйтә һәм камилләштерә. 1906 елда Баруди Казанда бастырылып чыгарылучы «ад-Дин ва-ль-адаб» («Дин һәм әхлак») журналына нигез сала һәм җитәкчелек итә. 1908 елда әлеге журнал хакимият тарафыннан тыела. Шул ук елны Баруди панисламизм карашлары таратуда гаепләнә һәм Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә.
1913 елда сөргеннән әйләнеп кайта һәм журнал бастыру эшен дәвам итә. Журнал 1917 елга кадәр чыгарыла. Баруди кайбер дәреслекләрнең авторы булып тора, аларның күбесе мәктәпләр өчен классик уку әсбапларына әверелә һәм унар тапкыр өстәмә рәвештә бастырыла. Алар арасында төрек телендәге беренче яңа методлы әлифба («Башлангыч грамота»), арифметика, гарәп теле, татар-гарәп-фарсы сүзлеге һәм башка дәреслекләр бар.
1906 елның гыйнвар һәм август айларында Россия мөселманнарының икенче һәм өченче съезды эшендә катнаша, «Иттифак әл-мөслимин» мөселман оешмасы идарәсе комитеты әгъзасы була. 1917 елның 1-2 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Мөселманнар съездында күпчелек тавыш белән мөфти итеп сайлана. 1920 елда үзенең уникаль китапханәсе язмышы өчен борчылып, Татарстан Республикасына 4288 томны бүләк итә. Баруди коллекциясе Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең көнчыгыш фондының нигезе булып тора.
1921 елның 6 декабрендә Мәскәүдә вафат була, Казанда җирләнә.
 
Тулырак: https://bolgar.academy/gm-barudi/
БОЛГАР ИСЛАМ АКАДЕМИЯСЕ