«Иске таш» мәчет– «Тугызынчы җәмигъ мәчете»

15 март

«Иске таш» мәчет – Болгар гыйбадәтханәләре архитектурасыннан килеп чыккан, традицион күләмле-планлаштыру алымын кулланып, алгы өлешләре классицистик стильдә бизәлеп, манарасы романтик формада төзелгән татар архитектурасы һәйкәле. Мәчет Казанның Яңа Татар бистәсендә урнашкан. Кайвакыт аны Тугызынчы җәмигъ мәчете яки “Иске таш” мәчет дип атыйлар.
Мәчет 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмышев ярдәме белән төзелә. Архитекторы билгесез. 1830 елда Александр Шмидт проекты буенча реконструкцияләнә.
Кыйбла, яки Мәккәгә юнәлешне күренекле дин белгече-реформатор Габденнасыйр Курсави билгели. Риваять буенча, мәчет 1552 елда Казан өчен сугышта һәлак булган мөселман сугышчыларының туганнар кабере урынында төзелә. Элек бу урында зур иске таш тора торган була, мәчетнең исеме дә шуннан алына. Соңрак бу тарихи таш, озак вакыт мәчет каршысында, ә күпмедер вакыт хәтта мәчет эчендә дә тора.
Мәчет Яңа Татар бистәсенең иҗтимагый үзәге була. Әлеге мәчетнең имамнары булып Әмирхановлар нәселе вәкилләре тора. Танылган татар язучысы Фатыйх Әмирхан да шул нәселдән.
Совет чорында мәчет ябыла, анда мәктәп урнаша. Мәчет янында яңа, зур мәктәп бинасы төзелгәч, мәчет мәктәп склады буларак кулланыла башлый. 1994 елда мәчет мөселманнарга кайтарыла.