«Кол-Шәриф» мәчете

3 август

1996 елда «Татинвестгражданпроект» фирмасы архитекторлары А.В.Головина, А.И.Исхакова, И.Ф.Сайфуллина, А.Г.Саттарова, М.В.Сафаронова, С.П.Шакурова авторлык nөркеме проекты буенча «Кjл-Шәриф» мәчете бинасы төзелә башлый.
Мәчет, 2005 елда билгеләп үтелгән Казанның 1000-еллыгы хөрмәтенә багышлап төзелә һәм Казанның символына әверелә.
Мәчетнең фасадлары бер-берсе белән киселешүче сигез уксыман арка барлыкка китерә. Алар мәрмәрдән уеп ясалган Коръән аятьләре (шигырьләре) белән кысалап алынган. Диварларга биек уксыман витраж тәрәзәләр ясалган.
36 метр
биеклектәге һәм 17,5 метр
киңлектәге диаметрлы төп гөмбәз, проект авторлары нияте буенча, «Казан бүреген» – хәзерге вакытта Мәскәү Кремленең Корал палатасында сакланучы Казан ханнары таҗын хәтерләтә. Гөмбәздә лалә чәчәге рәвешендәге тәрәзәләр уелган. Әлеге чәчәк борынгы Болгарның яңарыш һәм чәчәк ату символы.
Кол Шәриф мәчетенең биеклеге 57 метр
булган дүрт зур манарасы, ике кечкенә һәм тагын ике декоратив манарасы бар. Алар төп керү өлешен бизәп тора.
Манараларның очында очлы башлары белән кыйблага каратып куелган ярым ай. Дөньяның барлык мәчетләре дә Мәккәгә карап тора. Бу юнәлеш кыйбла дип атала. Әгәр дә турыдан-туры тәрҗемәсен карасаң «каршыда булган» дип тәрҗемә ителә.
Кол Шәриф мәчете Казан ханлыгының иң легендар һәйкәлләренең берсе – күп манаралы Җәмигъ мәчете истәлегенә төзелгән. Үзенең гүзәллеге, нәфислеге һәм матурлыгы белән генә түгел, ә зурлыгы белән дә таң калдыра торган була. Җомга көннәрендә биредә Казанның бөтен халкы җыелып җомга намазы укыла һәм ханнарны тәхеткә утырту тантаналары да мәчеттә үткәрелә. Бу мәчет янында дини мәктәп-мәдрәсәгә нигез салына, бай китапханә туплана. XVI гасырда ул бөтен Урта Идел буе дини мәгърифәт үзәге була.
Ул борынгы мәчетнең имамы Сәид Кол Шәриф – Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәселеннән чыккан, абруйлы дәүләт һәм дин эшлеклесе, оста сәясәтче, дипломат һәм хәтта шагыйрь була. Казан тәхетенә Идегәр хан утыргач, иама Кол Шәриф хөкүмәт составына керә һәм ханлыкның көндәлек эшләрендә актив катнаша.
Ләкин Сәид Кол Шәриф яшәгән чор – Казан ханлыгының үз һәлакәтенә таба хәрәкәт итүенең фаҗигале вакыты. Казанны Иван Грозный гаскәрләре камап алган вакытта Кол Шәриф шәһәрне саклауны бер өлешен җитәкли. Бәрелешнең соңгы этабында Җәмигъ мәчете диварлары янында каты сугышлар бара, алар барышында имам Кол Шәриф үзенең мәдрәсәдә укучы шәкертләре белән бергә һәлак була. Казанның легендар мәчете һәм аның имамы турында истәлек гасырлар дәвамында сакланып кала.
1995 елның ноябрендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кремль җирлегендә «тарихи дәвамлылыкны саклау максатларында» мемориаль мәчетне торгызу турында Указга кул куя.
Шул ук елда мәчетнең проектын төзү буенча ачык бәйге игълан ителә. Бәйгедә катнашырга үз эшләрен Россия шәһәрләреннән генә түгел, ә шулай ук Ливан, Төркия, Финляндиядән күп кенә архитекторлар җибәрә.
Мәчетнең ахыргы проекттында бәйгедә катнашучыларның иң яхшы ниятләре берләштерелә.
Борынгы мәчеттән безгә аз санлы тасвирламалар гына килеп ирешкәнлектән, хәзерге Кол Шәрифне юкка чыккан һәйкәлнең төгәл күчермәсе дип санарга ярамый. Бу, киресенчә, татар халкының милли һәм дини традицияләрен торгызу символы.