Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылындагы агач мәчет

21 июль
Түбәсендә манарасы булган авыл тибындагы агач мәчет.  Диварлар такта белән тышланган һәм ачык яшел төскә буялган. Пластик рамлы тәрәзәләр төрле зурлыкта һәм бик тыйнак зәңгәр-ак буяуга буялган. Манарасы ХIХ гасырга хас формаларга ия. Эчке баскычлы сигез яклы багана сыман манара сигез яклы ярус (фонарь) белән тәмамлана. Аның һәр ягында зәңгәр төскә буялган кашагалы тәрәзәләр бар. Мәчетнең түбәсе һәм манараның биек чатыры соры төстәге калайдан эшләнгән. Мәчетнең тирә-ягы кара-яшел төскә буялган агач койма белән әйләндереп алынган.

Архитектура аквареле авторы – Айдаров Равил Сәйяр улы