Иске татар бистәсе мәчетләре

23 август
Иске татар бистәсенең тарихи һәм архитектура истәлекләре арасында ике гасыр дәвамында мөселманнар күңелендә үзенә бертөрле хис – ихтирам хисе уятучы һәйкәл бар. Бу Казан ханлыгы яулап алынганнан соң төзелгән, хәзерге вакытта күренекле дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртүче танылган ике борынгы таш мәчетләрнең берсе.
Кабан күленең биек ярында калкып торучы алтын ярымайлары булган гаҗәеп нәфис манаралы ап-ак бинаның тарихы 1767 елда, губерна үзәгенә Әби-патша Екатерина II визитыннан соң башлана.
Ул вакытта мәгърифәтле Патшабикә татар халкының вәкаләтле вәкилләрен кабул итәргә ризалык бирә һәм аларның үтенечен илтифатлык белән тыңлый. Мөселманнар 1749 елгы янгын салган зыян нәтиҗәсендә һәм җирле хакимиятләрнең гаделсез гамәлләре аркасында дини йолаларны башкару хокукыннан мәхрүм булуларына зарлана. Делегация әгъзалары, бай Казан сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре, “яклаучы патшабикә”дән эзәрлекләүләрне туктатуын һәм бистәдә яшәүчеләргә ике таш мәчет төзергә рөхсәт бирүен үтенә. Дәүләттә дин тотучыларның иреген танучы Екатерина II губернатор Андрей Никитич Квашнин-Самаринга тиешле рөхсәт игълан итәргә һәм татарларга төзелеш эшләрендә комачауламаска куша.
1767 елның маенда Казанда булганда Патшабикә шәһәр халкы тарафыннан күрсәтелгән кунакчылыкны югары бәяли. Үз хатларында ул бу борынгы шәһәр һәм аның халкына карата булган кызыксынуы турында берничә тапкыр ассызыклап үтә: “Моннан тиз генә китәргә мөмкин түгел, чөнки игътибарга лаеклы шулкадәр күп һәм төрле объектлар бар, ун елга җитәрлек идеяләр туплап булаi.
Ул, бистә татарлары вәкилләренең ихтыяҗларын зур дикъкать белән тыңлап, Казан мөселманнарына яхшы мөгалләмә күрсәтә. Алар Казан губернаторы, яшерен киңәшче һәм сенатор А.Н. Квашнин-Самарин барында Патшабикәдән бистәдә ике таш мәчет төзергә рөхсәт сорый.
Бистә татарлары үзләренең үтенечләрен дини таләпләрне үтәүдә зур кыенлыклар кичерү белән дәлилли: “Иске бистәдә бер агач мәчет калса да, ул кечкенә, өстәвенә, бик тузган, һәм без мәчетләрдән мәхрүм ителгән, ә башка ерак урыннарга намазга бару мөмкин түгел, шуңа күрә барыбыз да диярлек үз һөнәрләрен һәм кул эшләрен калдырырга мәҗбүр булдыкii.
Губернаторның әйтүе буенча “Император галиҗанәләре аларның мәчетләр төзергә ризалык бирү хакындагы үтенечләрен дикъкать белән тыңлап бетергәч, губернатор әфәндегә язмача рөхсәт игълан итәргә һәм гыйбадәтханәләр төзү эшендә каршылыклар тудырмаска әмер бирдеiii. Каюм Насыйри бу хакта: “Патшабикә Екатерина Казан байларының үтенечен тыңлап, ризалыгын биргәч, булачак мәчетнең төзелеше урынын үзе күрсәтте”, – дип яза. “Ул мөселманнарга карата шәфкатьле булды, һәм алар арасында булганда, аның, рус халкыннан җәберләүләр күрмисезме, – дип соравына, мөселманнар исә, руслардан бер дә зарланмыйча:Аллаһка шөкер, без алар тарафыннан бернинди авырлык күрмибез, – дип җавап бирделәр, дип яза мәгърифәтчеiv.
Казан мөселманнары тиз арада ике гыйбадәтханә төзү өчен җир кишәрлекләре билгели. Мәчетләрнең төзелеше 1771 елга тәмамлана.
К. Насыйри китергән легендар мәгълүматлар буенча мәчетләр бик ашкынып, Патшабикә Екатерина II биргән уңай очракны мөмкин кадәр тизрәк файдаланырга теләп төзелә. Тик төзү эшләрен ашыгыч рәвештә алып барганлыктан, бинаны салганда Мәккә юнәлешен билгеләгәндә хата китә, шуңа күрә ике мәчеттә дә кыбла тарафы бераз авышкан булып килеп чыга. (Мәчет фасады белән Мәккә шәһәрендәге Изге Кәгъбәгә карап торырга тиеш). Мәчет төзү эше манара күтәрүгә барып җиткәч, аның биеклегенә борчылучы шәһәр хакимияте Екатерина II гә хат яза:Син мөселманнарга мәчет төзергә ризалык бирүен бирдең, ләкин алар бик биек төзи”. Моңа Патшабикә болай дип җавап кайтара: “Мин аларга җир өстендә урын билгеләдем, ә күккә алар никадәр тели шулкадәр күтәрә ала, чөнка һава минем биләмәм түгелv.
i Цит.: Казан турында күренекле кешеләр. – Казан, 1999. – Б. 57.
ii РГИА. Ф. 796. Оп. 51. Д.345. – Л.Л. 197 – 198.
iii Шунда ук.
iv Насыйри К. Сайланма әсәрләр. – Казан, 1977. – Б. 14.
v Насыйри К. Күрс. әсәр – Б. 15.
САЛИХОВ Радик Рим улы
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы