Солтан мәчете – «Госман» мәчете, «Сигезенче җәмигъ мәчете», «Кызыл мәчет»

10 февраль

XIX гасырның икенче яртысының манара төзелешендә болгар архитектурасы мотивлары булган милли-романтик юнәлештәге эклектика стилендә төзелгән татар мәдәни архитектурасы һәйкәле.
Шәһәребезнең Иске Татар бистәсендә урнашкан Солтан мәчетен татар архитектурасының күренекле биналары рәтенә кертергә була. Изге урын Казанның тарихи өлешләренең берсендә Габдулла Тукай һәм Галиәскәр Камал урамнары киселешендә балкып тора. Мәчет 1868 елда, җирле сәүдәгәр Җиһанша Бикмөхәммәт улы Госманов акчасына төзелә. Мөселманнар аны бай кеше буларак кына түгел, ә губернада динне үстерү һәм таратуда, иманны ныгытуда күп көчен һәм милкен сарыф иткән шәхес буларак та хөрмәт итә. Мәчетне урта гасыр болгар-татар архитектурасы үрнәкләре буенча төзиләр. Манара бизәлешендә Болгар бизәк үрнәкләре элементлары бар.
Мәчеттә беренче намазны татар дин белгече һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани укый. Бинаны төзегәндә үк, ул Мәккәгә юнәлешне – «Кыбланы» билгеләп манараның аен урнаштыручы була.
Мәчетнең берничә исеме бар: Госман, Җиһанша мәчете, Сигезенче җәмигъ, Кызыл, Солтан мәчете. Сәүдәгәр ахирәткә киткәннән соң, 20 ел дәвамында аның ике абыйсы — Таһир һәм Мөхәммәтшакир һәм аның дусты, юлдашы М. Галикеев мәчетне карап тора. XIX гасыр ахырында бу вазыйфалар Җиһанша Госмановның улына күчә.
1930 елда мәчет манарасын җимерәләр, ә 1931 елда Совет хакимияте изге урынны, башка күп мәхәлләләрне япкан кебек яба. Озак еллар дәвамында мәчет гыйбадәтханә буларак файдаланылмый, әмма 1990 елда архитектор Халитов манараны торгызу проектын тәкъдим итә, ә 1994 елда дини корылма дини җәмгыятькә кире кайтарыла.