Зур манаралы Җәмигъ мәчете

20 сентябрь
Мәчет төзелеше монголлар яулап алганнан соң ук башлана һәм, археологик мәгълүматларга караганда, XIII гасырның 60 елларында тәмамлана. Мәчет шәһәрнең төп корылмаларының берсе була һәм дәүләтнең көчен, исламның бөеклеген күрсәтеп, чит ил кешеләрен үзенең зурлыгы һәм матурлыгы белән таң калдырырга тиеш була.
Бу Биләр мәчете тибындагы күп колонналы намаз залы булган турыпочмаклы бина (32×34). Аның көньяк диварында Мәккә ягына караган уеп ясаган бизәкләр белән бизәлгән михраб урнаша. Төп (төньяк) фасад ягыннан бинага керү өчен зур булмаган коридор тоташа. Мондый керү юлы Кавказ аръягы, Кырым, сәлҗүк Кече Азия архитектурасында киң таралыш таба. Әлеге архетиктура корылмасыннан безгә берничә уеп ясалган бизәкле деталь килеп ирешә. Бу аркалы яки уклы уемның рам блогы, керү юлының өске өлешендә тимпан почмакларында урнашкан розетка, таш плитәгә Коръәннән алып гарәпчә язылган сүзләр. Порталның сул ягында, халык телендә зур дип аталучы биек манара. Соңрак үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә бина почмакларында ныгытма тибындагы дүрт көчле манара, фасадлары буенча тәрәзә һәм ишек уемнары барлыкка килә. Җәмигъ мәчетенең архитектура декоры, детальләрнең аерым калдыкларыннан чыгып фикер йөрткәндә, тәрәзә һәм ишек уемнары, портал аркасы, михраб урыны кысасын билгеләүдә чагыла.
XIII гасыр ахырында XIV гасыр башында җимерелеп беткән Җәмигъ мәчете торгызыла. Яңа дивар измәгә таш валчыклар өстәп, нык итеп салына. Эченә яңа идән җәелә.
1361 елда Болгарны Булак-Тимур гаскәрләре җимергәннән соң мәчеткә очлы башлы ныгытма манаралары салына. Безнең көннәргә кадәр мәчетнең шул манараларының нигезе, диварларының  бер өлеше һәм зур манараның нигезе генә сакланып кала. Хәзерге вакытта аның җимерекләрендә күргәннең яртысыннан артыгы реставрация белән торгызылган һәм яңартылган. Болгарның төп символы зур манара да безнең көннәргә кадәр сакланмаган.
Көнчыгыш-мөселман урта гасыр архитектурасы традицияләренә хас булганча, ныгытма манаралар зур Җәмигъ мәчетләрендә генә түгел, ә караван-сарайларда, утарларда һ.б.да була. Биек урныга нигезләнгән ак известьташтан төзелгән Җәмигъ мәчете тирә-як корылмалардан өстенлек итә. Аның манараларыннан яр буена искиткеч күренеш ачыла, аннан дистәләгән километр ераклык күренә. Үзенең кыяфәте белән ул Идел буйлап корабларда йөзүче чит ил кешеләренең игътибарын җәлеп итә. 24 метрлы манаралы ныгытылган гыйбадәтханә төп мәчет булып хезмәт итә.
Һәйкәл галимнәр тарафыннан берничә тапкыр тикшерелә. Соңгы казу эшләре А.П. Смирнов тарафыннан 1964-1965 елларда һәйкәлне реставрацияләү белән бәйле рәвештә үткәрелә. 1964-1967 елларда Җәмигъ мәчете хәрабәләре консервацияләнә һәм сакланган биеклек чикләрендә фрагментар төзекләндерүгә дучар ителә.

Чыганакка сылтама: https://bulgar.pnzgu.ru/culture/architecture