Идел буе Болгарында мөселман архитектурасы

11 сентябрь

Узган гасырда Х-XIII гасыр башына караган биналарның җимерелгән харәбәләре Болгар, Биләр, Алабуга, Сувар, Хулаш, Красносюндюковск шәһәрлекләрендә һәм Муром шәһәрчегендә табыла һәм белгечләр тарафыннан җентекләп өйрәнелә. Биләр һәм Сувар шәһәрләренең монументаль бина калдыклары тулырак тикшерелә. Соңгы дистә елларда төрле характердагы кирпеч-таштан салынган агач корылмалар табыла. Алар Х гасырга әлеге төбәктә шактый үсеш алган төзелеш культурасы барлыкка килүен исбатлый.
Шәһәрләр барлыкка килгәч, төбәктә җәмәгать биналары көннән-көн күбрәк төзелә. Алар арасында Җәмигъ һәм мәхәллә мәчетләре, манаралар, мунчалар һәм башка корылмалар була. 922 елда Биләр шәһәрендә, гарәпләрдәге кебек күп манаралы мәчете үрнәген кулланып, төбәкнең беренче Җәмигъ мәчете төзелә. Ул агачтан эшләнә.
Михраб һәм мәчет бинасы озынча күче белән азимут буенча 25-115 градус Мәккә ягына юнәлдерелә. Х гасыр уртасында агач мәчеткә таштан күп манаралы мәчет өстәп салына. Аның төньяк-көнбатыш диварыннан 1,5 метр ераклыкта аерым торучы манарасы була. Ул мәчеткә кереп йөрергә мөмкинлек бирә. Мәчетнең таш өлеше төзелгәннән соң агач өлеше реконструкцияләнә. Аның агач терәк арасындагы аралары зурайтыла. Тикшерүчеләр Биләрдәге Җәмигъ мәчетендә тамбурлар һәм җылытылган кыек түбәләр булуын фаразлый.
Шунысы мөһим, беренче тапкыр Идел-Чулман буенда биек манаралы таш монументаль мөселман гыйбадәт кылу корылмасы төзелә. Ул заманда яшәүчеләр тасвирлаганча, аның нигезе куб формасында, ә өскә таба тарая торган цилиндр рәвешендәге баганасы була. Бу мәчет төзелешендә Болгар осталары кирпеч-таштан бина төзү алымнарын үзләштерә. Алар дивар өчен ак изветьташ һәм конструктив яктан мөһим урыннарда, мәсәлән аркаларда һәм гөмбәзләрдә ныграк булсын өчен, яндырылган кирпеч куллана. Таш мәчет төбәктә археологик казу материаллары буенча билгеле булган иң борынгы таш корылма. Әгәр агач мәчетләрдә җирле агач конструкцияләрдә чагылдырылган көнчыгыш стилендәге күп манаралы мәчетнең архитектурасы кулланылса, икенче бинада, күрәсең, якын көнчыгыш һәм Урта Азия таш корылмаларының формалары һәм конструктив алымнары кулланылган.
Биләр Җәмигъ мәчете аналоглары буларак ул вакыттагы Урта Азия монументаль архитектурасы объектларны куллану мөмкинлеге турындагы фаразны Болгарда Урта Азия ислам дине таралган булуы һәм исламны рәсми рәвештә кабул иткәннән соң Урта Азия илләре белән тыгыз дини һәм сәүдә элемтәләре саклану раслап тора.
Мәчетнең тышкы кыяфәте турында без фаразлап кына фикер йөртә алабыз. Архитектура тарихчылары Биләрдәге Җәмигъ мәчетенең нинди булын реконструкцияләрдә генә тәкъдим итә. Зур шәһәрдә берничә Җәмигъ мәчете булырга мөмкин. Гарәп сәяхәтчеләре тарафыннан искә алынган, Биләр шәһәрлегенең базар мәйданында урнашкан төп мәчете калдыкларын ХІХ гасырда В.А. Казаринов күзәтә. Ул 2 аршын (140 смдан артык) колачлы цилиндр рәвешендәге манараларның калдыкларын тасвирлый. Ягъни Болгар башкаласында, югарыда каралган Җәмигъ мәчетеннән тыш, шәһәрнең үзәк базарында төп Җәмигъ мәчетенең монументаль бинасы була. Бу мәчетнең кайчан төзелгәнлеге һәм нинди булуы төгәл билгеләнмәгән, чөнки аның урынында археологик казулар үткәрелмәгән. Археологлар тарафыннан бары тик Җәмигъ мәчете калдыклары гына ачыкланса да, һичшиксез, шәһәрдә мәхәллә тибындагы мәчетләр дә була.
Мәчетләр базарларда, зиратларда (искә алу өчен), караван-сарайларда, торак пунктларда төзелә. Аларны агачтан, таштан яки кирпечтән төзиләр. Әмма хәзерге вакытка кадәр мәхәллә мәчетләре ачыкланмаган, чөнки Болгар шәһәрләренең зур территорияләре өлешчә генә казып өйрәнелгән.

Чыганакка сылтама: https://bulgar.pnzgu.ru/culture/architecture