Татарстан Республикасы Мөслим районы Тойгелде авылындагы агач мәчет

21 май

Агач бурадан эшләнгән ике заллы агач мәчет XIX гасыр архитектурасы һәйкәле. Дәүләт карамагында тора. Диварлары аркылыга такта белән тышланган һәм соры төскә буялган. Бураның почмакларында чыгып торган бүрәнәләр пилястрлар рәвешендә бизәлгән. Мәчеткә керү урыны бинаның озын ягына ясалган. Аның күче буенча алга чыгарып эшләнгән өйалды бар. Биек икекыеклы түбә өстеннән сигез яклы манара күтәрелә.
Бизәкләп эшләнгән кәрниз манараны ике өлешкә бүлә. Өске өлеше тулаем түгәрәк пыяла һәм декоратив куелма белән аерылып тора. Биек сигез яклы чатыр соры калайдан эшләнгән. Кечкенә пластик рамнар мәчетнең тарихи кыяфәтенә туры килми. Бу архитектура һәйкәлләрен саклауга куелган таләпләрне боза. Мәчет ишегалдын профнастиль һәм металл штакетниктан ясалган биек булмаган койма уратып ала.

Архитектура аквареле авторы – Айдаров Равил Сәйяр улы