Татарстан Республикасы Әтнә районы Кече Әтнә авылындагы агач мәчет

31 май

Базилика тибындагы бер катлы агач мәчет. Биек ике кыеклы түбә өстендә ярымайлы сигез яклы чатыр белән капланган манара күтәрелә. Чатырның кәрнизләре мәчет архитектурасына хас традиция буенча өч катлы итеп ясалган. Кәрниз астына, һәр кыры пыялалы манаралар өчен традицион «фонарь» рәвешендә биек булмаган сигезлек ясалган.
Манараның аскы ярусы кара-яшел төскә буялган һәм өч рәтле кәрниз белән бизәлгән. Керү урыны көнбатыш яктан төзелгән, ул җылы өйалдына алып бара.
Көньягында диварыннан чыгып торган михраб ясалган. Мәчетнең озын ягында өч тәрәзә намаз залына яктылык бирә. Диварлар сайдинг белән тышланган, түбәсе цинкланган калайдан эшләнгән.
Мәчетнең традиция буенча ишегалды бар, тирә-ягы гади койма белән уратып алынган. Үзенең күләме, планлаштыру тибы буенча мәчет 19 гасыр ахыры 20 гасыр башы үрнәкләренә охшаш.

Архитектура аквареле авторы – Айдаров Равил Сәйяр улы