Дары бистәсендәге мәчет

2 май

Кирпечтән эшләнгән цокольгә агачтан бураган ике катлы бура урнаштырылган. Мәчетнең архитектура чишелеше барокко стиленә хас элементларның аерым детальләрен гадиләштереп куллануга нигезләнгән.
Фасадның озын күче буенча 11 турыпочмаклы тәрәзәсе бар. Үзәк ризалит симметрия күче буенча күчерелгән һәм түбә өстендә күтәрелгән призма формасындагы манара белән аерылып бирелә. Аның һәр кырыенда аркалы тәрәзәләр урнашкан, почмаклары пилястралар белән бизәлгән.
Манараның түбәсе түбән гөмбәзле. Ә очында биек шпильдә ярымай урнашкан. Кәрниз почмакларындагы дүрт кечкенә шпиль шулай ук ярымайлар белән бизәлгән. Бинаның стеналары һәм манарасы такта белән тышланган.

Архитектура акварель авторы Айдаров Равил Сәйяр улы