«Дүртенче җәмигъ мәчете» – Зәңгәр мәчет

30 сентябрь


Зәңгәр мәчет (Дүртенче җәмигъ мәчете) – Иске Татар бистәсендә урнашкан татар гыйбадәтханәләре архитектурасы һәйкәле. Исеме стеналарның төсенән чыгып бирелгән.
Зәңгәр мәчет озын һәм гадәти булмаган тарихка ия. Ул тарих нәкъ менә төзелештән – ерак 1778 елда бу урында агач мәчет барлыкка килгәч, башлана. Бу вакытта, ул шәһәрдәге дүртенче мәчет була, һәм, шулай итеп, дүртенче мәхәллә барлыкка килә. Мәхәллә – күпчелекне мөселманнар тәшкил иткән квартал дигәнне аңлата.
1815 елда иске агач мәчетне сүтеп Суыксу авылына күчерәләр һәм аның урынына сәүдәгәр Әхмәт Исхак улы Аитов-Заманов акчасына кирпечтән яңа мәчет бинасын төзи башлыйлар. Сәүдәгәр үзе Беренче җәмигъ мәчете мәхәлләсендә яшәсә дә, яңа мәчет өчен акчасын җәлләми. Шулай итеп төзелеш эшләренә тотылучы барлык финансларны хәлле сәүдәгәрләр үз өстенә ала.
1864 елда сәүдәгәр Г.Б. Мөстәкыймов, мәчет территториясен киңәйтер өчен үз җир участогын бирә һәм шуның аркасында мәчетне тагын өч тәрәзәгә киңәйтергә мөмкинчелек барлыкка килә, ә аның тирәсе архитектор П.И. Романов проекты буенча койма белән әйләндереп алына. 1907 елда сәүдәгәр Г.А. Ишмуратов бинаның михраб өлешен зурайта, шулай ук мәчетнең келәт өлеше киңәйтелә.
Мәчет мәхәлләсе бик зур була. 1916 елда 82 хуҗалыкта 792 ир-ат һәм 814 хатын-кыз яши.
30 нчы елларда Зәңгәр мәчет, башка дини объектлар кебек үк, ябыла һәм хуҗалык ихтыяҗлары өчен кулланыла. Мәчетнең төп вазыйфасы 1993 елда гына кире кайтарыла, биредә яңадан гыйбадәт кылу башлана, ә 2009 елда манарасы торгызыла.