Беренче гильдия сәүдәгәре, хәйрияче Аитов Сөләйман Мөхәммәтҗан улы

12 сентябрь


Беренче гильдия сәүдәгәре Аитов Сөләйман Мөхәммәтҗан улы (01.02.1862 – 1922) Казанда, Себердә, Урта Азиядә чимал һәм мех сәүдәсе эшен дәвам итә. С.М. Аитовның Казандагы бер сәүдә оешмасының еллык кереме 1 миллион сумнан артып китә. Шуңа күрә эшкуарның иҗтимагый хәле дә югары була. 1890 еллар башыннан 1917 елга кадәр ул шәһәр Думасына сайлана, балалар йортларының Казан губернасы попечительлегенең мактаулы әгъзасы була (1897-1917).
Сәүдәгәрнең армый-талмый иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүе игътибарсыз калмый һәм хакимият тарафыннан күп тапкырлар бүләкләнә. 1897 елның 30 гыйнварында татарлар арасында гомуми халык санын алуда күрсәткән ярдәмен куе бронза медаль һәм 1898 елның 9 гыйнварында Станислав тасмасына «Тырышлык өчен» дип язылган алтын медаль белән билгеләп үтәләр. Авыр хәлдә яшәүчеләрләргә иганә иткән өчен эшмәкәр 1913 елның 4 июлендә Патшабикәнең рәхмәтен яулый, 1913 елның 21 февралендә Романовлар йорты патшалыгының 300 еллыгы истәлегенә багышланган якты бронза медален йөртү хокукын ала.
С.М. Аитовның сәүдә өлкәсендә яулаган югары ышанычы, банк системасында актив эшләргә мөмкинлек бирә. Ул 1898 елның 23 декабреннән 1917 елга кадәр сәүдә-сәнәгать кредитлары буенча Дәүләт банкының Казан бүлеге хисап-ссуда комитеты әгъзасы була. Әлеге хезмәте өчен 1904 елның 1 гыйнварында Анна тасмасында, 1908 елның 1 гыйнварында Владимир тасмасында, 1916 елның 1 гыйнварында Александров тасмасында «Тырышлык өчен» алтын медале белән бүләкләнә. Моннан тыш, ул Казан сәүдәгәрләр банкы идарәсенә керә.
С.М. Аитов миллионер Троицкий сәүдәгәре кызы Яушева Фатиха Абдулвәли кызына (1866 – 1942) өйләнә. Аның тормыш иптәше татар халкы тарихында 1916 елда Казанда беренче хатын-кызлар гимназиясен төзүе белән билгеле. С.М. Аитов бу уку йорты өчен махсус, кирпечтән искиткеч гүзәл бина төзетә һәм аны кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итә. Гомумән, сәүдәгәр үз вакыты өчен бик алдынгы карашлы була. Ул татар мәдрәсәләрен реформалаштыру кирәклеге хакында бик катгый чыгыш ясый, Россиядә беренче мөселман сәяси партиясен оештыруда катнаша, милләт тормышындагы барлык алдынгы башлангычларны финансларга тырыша. С.М. Аитов шулай ук дин өчен акча кызганмый, юмарт хәйрияче була. 1898 елда ул Казан шәһәренең Бишбалта бистәсендә икенче Җәмигъ мәчете бинасын төзетә.
Революциядән соң бу гаилә әгъзалары эзәрлекләнүләргә дучар була. Сәүдәгәрнең улы Аитов Ибраһим Сөләйман улы, 1929 һәм 1940 елларда ике тапкыр төрмәгә хөкем ителә. Икенче улы Йосыф, 1937 елда шулай ук сәясәткә кагылышлы маддә буенча лагерьга җибәрелә.