Әҗем мәчете

18 август

Архитектурасы буенча Казанның иң яхшы мәчетләренең берсе санала. XIX гасыр ахырындагы татарларның милли-романтик юнәлештәге эклектика стилендә төзелгән дини архитектура һәйкәле. Фасадларның декоратив бизәлешендә көнчыгыш-мөселман мотивлары өстенлек итә, бу билгесез архитекторга мәчетнең романтик образын булдырырга мөмкинлек биргән. Интерьерларның заманча реконструкциясе фасадларның камиллегенә туры килә. Мәчетнең архитектура чишелешен искиткеч матурлыктагы койма тулыландыра.
Төзелеш сәүдәгәр М.М. Әҗемов акчасына башкарыла. Иске Татар бистәсенең иң матур мәчетләренең берсе Әҗем яки Завод мәчете дип атала. Үз вакытында бирегә якында урнашкан сабын ясау заводы хезмәткәрләре дога кылырга йөри торган була. Бу бик матур бина, анда витражлар, «сәлҗүк чылбыры» бизәкләре, ук сыман аркалар һәм сталактит кәрниз бар. Мәчетнең марансы өч катлы 51 метр биеклектә.
Мәчетне төзүдә финанс ярдәменең зур өлешен ул вакытта Казанның иң танылган һәм бай гаиләләренең берсе булган сәүдәгәр Әҗемовлар гаиләсе күрсәтә. Кызганычка каршы, мәчетне проектлаган кешенең исеме безнең көннәргә кадәр сакланып килеп җитмәгән.
Советлар Союзы вакытында мәчет, башка бик күп дини оешмалар кебек үк, бик озак вакыт ташландык хәлдә була, ә бина ачылгач, ул үзенең тарихи билгеләнеше буенча кулланылмый. Мәчеттә төрле иҗтимагый оешмалар урнаша, шулай ук күпмедер вакыт хөкүмәт утырыш үткәрелә. Бервакыт мәчеттә хәтта киномеханиклар мәктәбе эшли, ә аннан соң чын  кинотеатр була.
1990-1992 елларда мәчет архитектор Р.В. Билалов проекты буенча реконструкцияләнә һәм реставрацияләнә. Мәчет җирлегендә 2 катлы мәдрәсә бинасы һәм мулланың агач йорты урнаша.  Бүген Әҗем мәчете бөтен шәһәр мөселманнарын гына түгел, ә шулай ук төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән туристларны җәлеп итүче иң матур архитектура һәйкәле.