«Өченче Җәмигъ мәчете» – Борнай мәчете

5 сентябрь

Борнай мәчете 1872 елда Казанда мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан архитектор П.И. Романов проекты буенча милли-романтик юнәлештәге эклектика стилендә төзелә.
1799 елда хәзерге мәчет урынында агач мәчет була. Борынгы бинаны сәүдәгәр Салих Мостафин төзетә. Мәчеткә нигез салучы вафат булганнан соң, ул якын-тирәдә яшәүче мөселман гаиләләренә файдалануга күчә. Мәчетне халык телендә Өченче Җәмигъ мәчете дип йөртә башлыйлар. Чөнки аның тирәсендә оешкан мәхәллә борынгы Казанда өченче була (беренчесе – Мәрҗани, икенчесе – Апанай).
Заманча бина төзелеше 1872 елда архитектор Романов җитәкчелегендә башлана. Манарасы Ф.Н. Малиновский һәм Л.К. Хрощонович проекты буенча күтәрелә. Фасадларны бизәүдә урта гасыр татар һәм рус архитектурасы элементлары кулланыла. Төзелеш мөселманнар һәм меценатлар ярдәме белән башкарыла. Иганәчеләрнең берсе – сәүдәгәр Борнаев (шулай ук мировой судья вазыйфасын башкара) хөрмәтенә мәчет Борнай мәчете дип атала.
Совет чорында Борнай мәчете ябыла һәм эшләми. 1980 елларда мәчеттә күләмле төзекләндерү һәм реставрацияләү эше башлана. Бинага дини тарихи әһәмиятне 1994 елда гына кайтаралар.