«Икенче Җәмигъ» мәчете – Апанай мәчете

1 сентябрь

Апанай мәчете («Икенче Җәмигъ» мәчете, «Байлар» мәчете) – XVIII гасырның икенче яртысына караучы татар мәдәни архитектурасы һәйкәле – 1768-1769 елларда төзелгән. Мәчет Казанның иң тарихи үзәгендә – Иске Татар бистәсендә урнашкан һәм федераль әһәмияткә ия һәйкәл булып тора.
1768 елда бай сәүдәгәр Якуб Солтангалиев акчасына мәчет төзелә башлый. Соңыннан, мәчетне карап тотучы бик бай сәүдәгәр Апанаевлар династиясе хөрмәтенә, “Апанай мәчете” дип атала башлый. Халык арасында аның икенче исеме дә барлыка килә – “Байлар мәчете”. Мәхәллә кешеләренең төп өлеше зыялы, укымышлы кешеләр була.
Апанай мәчетенең беренче имамнарының берсе Салих Сәгыйтов, тумышы белән хәзерге вакыттагы Татарстан Республикасының Балтач районы Кили авылыннан була. Ул Согуд Гарәбстаны һәм Бохарада белем алган. Апанай мәчете каршында мәдрәсә оештырыла. Салих Сәгыйтов анда югары белемле мөдәрис буларак таныла.
Иң башта мәчет бер заллы, сигез кырлы манаралы була. Дини корылманың бизәлешендә рус «мәскәү» барокко һәм татар декоратив сәнгате элементлары кулланыла. 1872 елда архитектор Романов проекты буенча гыйбадәтханәгә төньяктан ике катлы янкорма өстәлә. 1882 елда мәчет тирәсе кирпеч койма белән әйләндереп алына һәм бер катлы лавка төзелә. Еллар үткәч, әлеге лавка киңәя, тора-бара икенче каты барлыкка килә.
Апанай мәчете Татреспублика Үзәк сайлау комиссиясе карары белән 1930 елның 6 февралендә ябыла. 1995 елда мәчет мөселман җәмгыятенә кайтарыла. Беркадәр вакыт биредә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе урнаша. 2000 елларда комплекслы реставрация башлана. Һәм мәчет 2011 ел ахырына тулысынча торгызыла.