Казанда Җәмигъ мәчет төзеләчәк урынга истәлек ташы куелды

20 май 2022 ел

2022 нче елның 20 нче маенда Казанда 10 мең кешелек Җәмигъ мәчет төзеләчәк урынга истәлек ташы куелды.

Әлеге вакыйга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Татарстанның Диния нәзарәте, Республиканың мөселман өммәте юбилей уңаеннан яңа мәчет төзү тәкъдиме белән чыккан иде.

Бүгенге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, чит ил делегацияләре, Россия төбәкләреннән, башка илләрдән килгән дин әһелләре, мөселманнар, кунаклар катнашты.

Истәлек ташын куяр алдыннан алар бергәләп җомга намазы укыдылар.