Брифингта Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын иҗат итүгә багышланган Ачык Хаылкара бәйге игълан ителде

1 Апрель 2022

1 апрельдә, Рамазан аеның беренче көне алдыннан, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында брифинг үткәрелде. Анда Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын иҗат итүгә багышланган Ачык Халыкара бәйге игълан ителде.

Очрашуда катнашучылар булачак мәчетнең исеме, архитектура композициясе, урнашу урыны, төзелеш вакытыны кагылышлы сорауларга ачыклык кертте. Мәчет төзелеше 2022 елда башланачак.

1 апрельдә, Рамазан аеның беренче көне алдыннан, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында брифинг үткәрелде. Анда Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын иҗат итүгә багышланган Ачык Халыкара бәйге игълан ителде.

Мәчетнең беренче ташын салу 2022 елның маенда Идел Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында планлаштырыла. Казанда ким дигәндә 10 000 кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчете төзү тәкъдиме белән республика мөселманнары исеменнән Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте чыкты.

Шәһәр халкы, башкала кунаклары һәм туристларга гыйбадәт кылу, дини йолаларны башкару, экскурсия ясау өчен Казансу елгасы яр буенда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчетенең уңайлы архитектура концепциясен иҗат итү, сайлау һәм раслау бәйгенең төп максаты булып тора.

Брифингта катнашучылар:

– Гафаров Шамил Хәмит улы – Татарстан Республикасы Премьер-Министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты башлыгы;

– Гафаров Рөстәм Гыйлфан улы – Казан хакимиятенең башкарма комитеты башлыгы;

– Камил хәзрәт Самигуллин – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти;

– Рәхимов Илнур Сөләйман улы – Җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итүче «Игелек – Доброта» Республика фонды башкаручы директоры;

– Айдарова Галина Николай кызы – Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының Архитектура һәм дизайн институтының Архитектура теориясе һәм практикасы кафедрасы профессоры, архитектура докторы.

Очрашуда катнашучылар әлеге шатлыклы вакыйганың күптән көтелгән булуын һәм мөселманнар җәмгыяте өчен генә түгел, ә республикада, бөтен Россия күләмендәге югары дәрәҗәсен һәм мөһимлеген билгеләде. Шулай ук булачак мәчетнең атамасына, урнашу урынына, төзелеш графигына һәм архитектура композициясе, бинаның сәнгатьчә чишелеш кебек сорауларга җентекле аңлатмалар бирде.

Мәчет төзелеше 2022 елда башланачак.