2022 елның 15 июнендә Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең эскиз проектын эшләү буенча Халыкара бәйгедә катнашучыларның экспертлар белән онлайн-очрашуы булды

15 июнь

2022 елның 15 июнендә Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең эскиз проектын эшләү буенча Халыкара бәйгедә катнашучыларның экспертлар белән онлайн-очрашуы булды.

Ике ай ярым дәвамында “Игелек-Доброта” җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү Республика фонды бәйгедә катнашучы командалар, экспертлар белән берлектә Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең эскиз проектын эшләү буенча актив эш алып бара.

15 июньдә Zoom-конференция форматында бәйгедә катнашучылар өчен икенче семинар узды. Проектларны әзерләү барышында да, соңгы этапта да командаларның сораулары барлыкка килә. Аларга белгечләр генә төпле, төгәл җаваплар бирә ала.

Үз чиратында, бәйгене оештыручыларга, катнашучыларның соңгы яңалыклардан хәбәрдар булуы һәм проектлау өчен кирәкле материаллар белән тәэмин итү мөһим.

Конференциядә катнашучылар алдында экспертлар чыгыш ясады, алар мәчет төзү һәм бизәкләүдә традицион милли үзенчәлекләр белән таныштырды. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов Казанның сакланып калган борынгы мәчетләре тарихы турында сөйләде, ә шушы институтның баш фәнни хезмәткәре, профессор, сәнгать белеме докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова татар мәчетләрен бизәгәндә кулланылучы архитектура-декоратив үзенчәлекләр белән таныштырды. Көнкүреш шартлары, мәчеткә хезмәт күрсәтү һәм аны эксплуатацияләү турында Камил хәзрәт Сәмигуллин аңлатма бирде. Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шәрыкъ белеме институтының ислам белеме бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Беруни Бәхтияр Бабаджанов мөселман эпиграфикасы турында сөйләде.

Бәйге тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Исегезгә төшерәбез, җиңүче 2022 елның 8 июлендә, бөтен дөнья мөселманнарының изге бәйрәме – Корбан бәйрәме алдыннан игълан итәчәк.