2022 елның 10-11 маенда Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең эскиз проектын эшләүгә багышланган Ачык Халыкара бәйгедә катнашучылар өчен семинар узды.

10 май 2022

2022 елның 10-11 маенда Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең эскиз проектын эшләүгә багышланган Ачык Халыкара бәйгедә катнашучылар өчен семинар узды.

Исегезгә төшерәбез, бәйгедә катнашырга 40 команда гариза тапшырды. Шулар арасыннан икенче этапка 7 илдән – Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мисырдан 20 катнашучы үтте. Ике көнлек бай эчтәлекле семинар программасы кысаларында команда әгъзалары Казанның тарихи өлешендәге борынгы мәчетләрдә булды, музейларга экскурсия ясады һәм яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәк җирлек белән танышты.

Шулай ук командалар экспертлар шурасы әгъзалары белән очрашты. Бу очрашу барышында үзләрен кызыксындырган төзелешне концептуаль хәл итүгә, тарихи эчтәлеккә, техник моментларга кагылышлы, бәйгегә тәкъдимнәр әзерләгәндә кирәк булачак, барлык сорауларга җаваплар алды.

Экспертлар арасында Казан Мэриясе, Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте вәкилләре, профильле уку йортлары мөгаллимнәре, танылган архитекторлар бар иде. Катнашучыларга үз теләкләрен, тәкъдимнәрен һәм аңлатмаларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Әдел Хөснетдинов җиткерде.

Бәйгедә катнашучылар семинарның танышу, аралашу, илһамлану өчен мөһимлеген һәм әйдәп баручы экспертлардан киңәшләр алу мөмкинлеген билгеләп үтте.

Без, үз чиратыбызда, барлык катнашучыларга да мәчет проектын булдыру өстендә нәтиҗәле һәм уңышлы эш алып баруларын телибез һәм башкалабыз өчен иң яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез!