«Беренче Җәмигъ» мәчете – Мәрҗани мәчете

29 август

1552 елдан соң Казанда беренче таш мәчет Екатерина II рөхсәте белән 1767-1771 елларда мәхәллә халкы акчасына төзелә. Бина архитекторы әлегә кадәр билгеле түгел. Фаразларның берсе буенча, ул Василий Кафтырев булган, дип санала. Каюм Насыйри: “Гыйбадәтханә бик ашыгыч төзелде”, – дип яза. Мәчеткә нигез салганда Мәккә юнәлеше төгәл билгеләнми, шуңа күрә кыйбла бераз күчкән булып чыга.
Мәрҗани мәчете – XVIII гасырның икенче яртысындагы татар мәдәни архитектурасының иң кызыклы һәйкәлләренең берсе. Аның барлыкка килүе белән, 200 елдан артык тукталып торудан соң, татарларның монументаль мәдәни архитектурасы яңадан торгызылды. Мәрҗәни мәчете архитектурасында, ул вакыт өчен заманча стиль характеристикаларын куллану, аны Казанның танылган тарихи-мәдәни мирасы һәм Россиянең мөселман дини архитектурасы һәйкәлләре белән беррәткә куйды.
Әл-Мәрҗани мәчете – Казанда күмәк акчага төзелгән бердәнбер мәчет. Шиһабетдин Мәрҗани, мәчет төзелешенә 62 кеше 5 мең сум акча җыйды, ә берничә хәйрияче мәчет төзү өчен үз утарларын корбан итте, дип искә ала.
Мәчет берничә тапкыр атамасын үзгәртә. Аның хәзерге исеме бөек галим һәм дин белгече, күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) исеме белән бәйле. 1850-1889 елларда ул мәчетнең имам-хатыйбы була.