Татарстан Республикасы Әтнә районы Каенсар авылындагы агач мәчет
21 июнь
Биек кирпеч, таштан эшләнгән цокольдә өч заллы базиликаль тибындагы зур агач мәчет. Сары төстәге сайдинг белән тышланган, буй күче буенча тоташтырылган берничә бурадан тора. Керү урыны бинаның төньяк өлешендә урнашкан. Анда аерым түбәле өйалды ясалган.
Милли стильдәге агач кашагалар белән бизәлгән тәрәзәләр зәңгәр һәм ак төскә буялган. Түбәнең кечкенә тәрәзәле фронтоны агач такта белән тышланган һәм чиратлаштырылап шулай ук ак һәм зәңгәр буяу белән буялган. Түбә кашагалары челтәр бизәкле тимер кайма белән бизәлгән. Бинаның озын көньягында өч тәрәзәле төп намаз залы урнашкан. Башка барлык тәрәзәләр кебек үк, зәңгәр һәм ак төстәге агач кашагалар белән бизәлгән.
Түбәдә калай белән тышланган ике алты яклы манара күтәрелә. Манараларның кырыйлары такталар белән бизәлгән һәм яшел төскә буялган, һәр ягында тәрәзә уйымнары бар. Зур манараның тәрәзә кашагалары бизәкләп эшләнгән рамлы. Ике манараның да чатыр түбәләре тимер калай белән капланган.
Архитектура акварель авторы – Айдаров Равил Сәйяр улы