Кече манара

13 октябрь

Кече манара һәм аның көньяк-көнчыгышындагы торак кварталлар юкка чыга. Бәлки моңа 1361 елда Алтын Урда ханы Болак-Тимурның походы йогынты ясагандыр. Монда морзалар зираты барлыкка килә. Алардан берничә каберлек һәм таш корылмалар җимерекләрен яшереп торучы калкулыклар гына сакланып калган. Шундый калкулыкларның берсендә казу-тикшеренү эшләре үтә. Аның астында кечкенә мавзолей җимерекләре яшеренгән булып чыга. Манара 11-12 метрлы зур баганадан гыйбарәт. Керү урыны төньякта урнашкан.
Кече манара аңа якын булган көнчыгыш архитектурасы (Әзербайҗан, Якын Көнчыгыш) һәйкәлләре арасында аерым урын алып тора. Монгол чорына кадәрге җирле архитектура мәктәбе һәм җирле традиция үзенчәлекләре аңа аерымлык бирә. Бу үзенчәлекләрдә Болгар архитектурасының стиле чагылышы таба. Алар арасында гади һәм конструктив күләм-киңлек чишелеше, кыска һәм ачык декоратив бизәлеш, сәлҗүкчелек билгеләренең беленер-беленмәс тасвирлануы.
Кече манара янындагы зират риваятьләр буенча «Хан» зираты дип атала. Аерым каберләр өстендә озак вакыт кабер ташлары саклана. Каберләр төньяктан көньякка таба рәтләр буйлап сузыла. Күпчелек җирләүләр агач тартмаларда башкарыла. Алар өстенә таштан кечкенә төрбәләр салына. XIV гасырның икенче яртысында биредә манара төзелә. Ул, зур мәчет янындагы Биек манарадан аермалы буларак, Кече манара дип атала. Риваятьләргә караганда, «изге болгарлар» җирләнгән урында куела. Манара тирә-яктагы күп кенә төрбәләрнең, зиратларның, искә алу мәчетләренең бер өлеше булып тора.

Чыганакка сылтама:  https://bulgar.pnzgu.ru/culture/architecture