Император Казан ирләр гимназиясенең Азия типографиясе

17.04.2025
Әлеге мәкалә белән без Коръән китабын бастырып чыгарган Казан типографияләре турында сөйләүче мәкаләләр сериясен башлыйбыз.
1800 елда император Павел I указы нигезендә, гарәп графикасында китаплар бастыру өчен, Беренче Казан ирләр гимназиясе бинасында Россия империясендә беренче татар типографиясе ачыла. Аңа “Азия типографиясе” дип исем бирелә, чөнки анда гарәп шрифтлар гына була.
Азия типографиясенең хуҗасы итеп отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашев, корректоры итеп Хәмзә Мамышев, җыючысы итеп Гали Рәхмәтуллин; цензоры итеп Иске Татар бистәсе мәчете имамы Мөхәммәт Абдрәзәков билгеләнә.
Типография яңа ачылган булу сәбәпле табыш китермәгәнлектән арендага бирелә һәм җитәкчелек вазыйфаларыннан Габделгазиз Бурашевны азат итү мәсьәләсе килеп баса. Ләкин сәүдәгәрләр Йосыф Апанаев, Морза Кальметов һәм Габделмазит Бакиров залог кертәләр һәм шулай итеп аның түләү сәләтен саклап кала.
Алга таба, 1806 елга кадәр, типографиядә китап бастыру белән сәүдәгәр Юныс Панаев шөгыльләнә. Ул гимназия белән вакытлы килешү төзи. Бу елларда Апанаев тарафыннан басылган сигез китаптан Коръәннең тулы тексты ике тапкыр, ә Хәфтияк (Коръәннең җиденче өлеше) – дүрт тапкыр чыга, моннан тыш, Коръәннең Петербург басмалары яңартыла.
Әмма типография тотуның кыйммәткә төшүе, шрифтларның искерүе сәбәпле Юныс Апанаев аны арендага алу ниятеннән баш тартырга мәҗбүр була. Соңыннан типография тулысынча гимназия карамагына керә, китаплар бастыру өчен типографиядә югары тарифлар кертелә. Мәсәлән, сәүдәгәр Юнысов 1814 елда Коръәннең 3000 нөсхәсен бастырган өчен, кәгазь һәм тышлык чыгымнарын исәпләмичә, 5203 сум, ягъни типографиянең үз бәясеннән ике тапкыр күбрәк акча түли.
1829 елда Азия типографиясе Казан университеты типографиясе составына керә. Илнең иң борынгы югары уку йортларының берсендә типография февраль инкыйлабына кадәр гарәп телле китаплар, шул исәптән Коръәннәр бастыруны дәвам итә. Бу хакта без алдагы мәкаләләрдә сүз алып барырбыз.
Сүзне йомгаклап, гимназия типографиясе бинасында 2023 елның 20 маенда мемориаль такта ачылу хакында әйтеп үтик. Фотосурәттә сез бина һәм татар, рус һәм гарәп телләрендә язылган бронза такта күрәсез: «Монда 1803 елда Г. Бурашевның Азия типографиясендә мөселманнар тарафыннан Изге Коръән басылган, соңрак ул “Казан басмасы” буларак таныла. Шул вакыттан башлап Казан дөньяда Коръәнне массакүләм бастырып чыгаручы беренче шәһәр була».
**Материаллар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы» ДБУ тарафыннан тәкъдим ителде