Габдерәшит Гомәр улы Ибраһимов
23 апрель
1857 елның 23 апрелендә Тубыл губернасының Тара шәһәрендә мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне өйдә ала, 1867 елдан Әлмән авылы мәдрәсәсендә укый. 17 яшендә ятим кала һәм Төмән шәһәренә китә, анда укуын «Яңа авыл» мәдрәсәсендә, аннары Кышкар авылы мәдрәсәсендә дәвам итә. 1878-1879 елларда Акмолин өлкәсендә укыта. 1879-1885 елларда Мәдинәдә, Мәккәдә һәм Истанбулда белем алуын дәвам итә, 1885 елда Россиягә кайта. 1885 елдан Тарадагы Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы булып хезмәт итә, шунда ук мәдрәсәдә мөдәррис була. 1892-1894 елларда Г. Ибраһимов Ырымбур мөхтәсибәте дини җыелышының казые вазыйфасын башкара. 1897-1900 елларда Истанбулдан Мисырга, Фәләстингә һәм Хиҗазга, аннары Франциягә, Италиягә, Австриягә, Сербиягә, Болгариягә, Россиянең көньягы аша Кавказга, Каспий яр буе буйлап Бохарага, Төркестанга, Җиде елга өлкәсенә сәяхәт итә. Истанбулда ул «Иртәнге йолдыз» китабын бастыра. Ул Россиядә патшалыкның мөселманнарга карата русификатор сәясәтен кискен тәнкыйтьләге өчен тыела, әмма легаль булмаган рәвештә таратыла. 1900 елдан Санкт‑Петербургта үзенең типографиясендә «Миръат» («Көзге», 1900-1909 еллар), «Өлфәт» («Дуслые», 1905-1907 еллар), «Нәҗат» («Коткару», 1907 ел) журналларын һәм гарәп телендә «Әт‑Тилмиз» («Укучы», 1906-1907 еллар) газетларын чыгара.
1905-1906 елларда Г. Ибраһимов «Иттифак әл-мөслимин» съезды эшендә катнаша, әлеге партиянең Үзәк комитеты әгъзасы була, аның программа документларын эшли. 1907 елда ул типографиясен сатарга һәм Көнчыгыш Төркестан, Сәмәрканд, Бохара, Җиде елга өлкәсенә сәяхәткә китәргә мәҗбүр була. 1908 елда Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре буенча озын сәфәр кыла. Япониядә ислам турында лекцияләр белән чыгыш ясый, принц Ито белән таныша.
1909 елда Токиода японнар арасында исламны тарату максатыннан Г. Ибраһимов инициативасы белән «Ислам сәүдә җәмгыяте» оештырыла. 1911 елда, Италиянең Төньяк Африка биләмәләрен басып алган өчен Төркиягә каршы сугышы вакытында, Г. Ибраһимов яшерен рәвештә Триполи шәһәренә сугыштагы мөселманнарга ярдәмгә килә, кораллы каршылык күрсәтү өчен мөселман оешмаларын берләштерү өчен көрәшә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында Австрия-Германия блогы мәнфәгатьләрен яклау буенча акцияләрдә катнаша.
1917-1921 елларда ул Россиядә була, мөселман халыклары проблемаларын хәл итүдә совет хакимиятенә зур өметләр баглый. 1922-1933 елларда Төркиядә, 1933 елдан Япониядә яши. 1937 елда аның инициативасы белән Токиода Җәмигъ мәчете төзелә, анда ул имам-хатыйб була. 1944 елның 17 августында Токиода бакыйлыкка күчә.
Тулырак: https://bolgar.academy/ag-ibragimov/