Биек манара

29 сентябрь

Җәмигъ мәчетенең төньяк диварына өстәмә нигез тоташа. Бу борынгы рәсемнәрдә һәм сызымнарда сакланып калган Биек манара нигезе. 1769 елда П.С. Паллас әлеге һәйкәлне тасвирлап түбәндәге искиткеч кыйммәтле сүзләрне яза: «Манараларның иң күренеклесе башкаларыннан 12 саженга югарырак. Шомартылган ташлардан ясалган. Аңа 72 баскычлы текә баскычтан күтәреләләр. Бу баскычны төзекләндергәннәр һәм манараны агач түбә белән каплаганнар».
Биек манара ике – өске кече һәм аскы зур цилиндр рәвешендәге – 4 метрлы баганадан гыйбарәт. Түбән цилиндр сигез яклы ярус аша 5х5 метр зурлыктагы квадрат нигезгә күчә. Эчендә алты тәрәзә белән яктыртылучы винтлы баскыч урнашкан. Аның урта тирәсендә гарәп хәрефләре белән язылган Коръән аяте.
Петр I указы буенча Биек манара төзекләндерелә, ләкин безнең көннәргә кадәр сакланып калмый (1841 елда җимерелә). Җимерелүгә кадәр аны инглиз галиме Э. Турнерелли күзәтә. XX гасыр ахырында ул күп санлы сызымнар һәм рәсемнәр буенча яңадан торгызыла. XXI гасыр башында мәчет ярым җимерек хәлдә була.

Чыганакка сылтама: https://bulgar.pnzgu.ru/culture/architecture