Беренче гильдия сәүдәгәре, хәйрияче Габдулла Мөхәммәтйосып улы Апанаев
Беренче гильдия сәүдәгәре, хәйрияче Габдулла Мөхәммәтйосып улы Апанаев (1873–28.09.1937). «Апанаевлар һәм Казаковлар сәүдә-сәнәгать ширкәтен» төзүчеләрнең берсе. Зур милек хуҗасы. Сәүдә эшенә һәвәс эшкуар иҗтимагый өлкәдә дә активлык күрсәтә: бер үк вакытта шәһәр Думасында, шәһәр Управасының дүрт комиссиясендә эшләргә өлгерә, балалар йортларының Губерна попечительлеге әгъзасы була.
1913 елда Г.М. Апанаев бик кызыклы инициатива белән чыга. Фондларында татар гаиләләрендә сакланып калган борынгы китаплар, кулъязмалар, башка реликвияләр булачак Милли музей төзергә тәкъдим итә. Ул милли мәгариф һәм мәдәният үсеше белән һәрвакыт кызыксына. Нәкъ аның киңәше һәм ярдәме белән беренче татар «Китапханәи исламия»се, шулай ук «Шәрык клубы» китапханәсе даими рәвештә яңа басмалар һәм рус классикларының әсәрләре белән тулыландырыла. Даими рәвештә хәйрия эше белән шөгыльләнә: 1916 елда сәүдәгәр Спас өязе Зүзәй авылы янындагы 40 дисәтинә җирен Казанның Икенче җәмигъ мәчете файдасына тапшыра.
Габдулла Апанаев сәүдәгәр Мөхәммәтшакир Казаков кызы Зөләйхага өйләнә. Аларның кызы Гайшә югары медицина белеме ала. Ул Казанының иң чибәр кызы санала. Нәкъ менә аның хөрмәтенә булачак ире, «бай сәүдәгәр» гаиләсендә туып-үскән танылган әдәбиятчы Гали Рәхим «Кәккүк» дигән бик матур шигырь яза. Композитор С. Габәши көйгә салган бу татар романсы безнең көннәрдә дә бик популяр. Моңлы, матур тавышлы Гайшә Апанаева алдынгы татар яшьләре үткәргән әдәби-музыкаль кичәләрнең берсендә аны тәүге мәртәбә башкара.
Революциядән соң Габдулла Апанаевның һәм балаларының язмышы фаҗигале була. Улы Якуб Төркиягә күчеп китә. Кызы Гайшә, ире Гали Рәхим кулга алынганнан соң, Бакуга китә һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим Нәҗип Хәлфингә кияүгә чыга. Ләкин соңрак икенче ире дә «халык дошманы» дип гаепләнеп репрессияләнә. Габдулла Апанаев СССРны ташлап китәргә җыенганда уңышсызлыкка очрый һәм 1931 елда лагерьга җибәрелә. 1937 елда иреккә чыгу белән, яңадан хөкемгә тартыла, шул ук елның 28 сентябрендә атып үтерелә.
Башка публикацияләр
Барлык публикацияләр20 октябрь
Галиев мәчете – «Бишенче Җәмигъ мәчете»
XVIII гасыр азагы XIX гасырның дини архитектура һәйкәле. Казан шәһәрендә революциягә кадәр төзелгән һәм классицизм архитектурасының стиль үзенчәлекләрен саклап калган иң зур мәчетләренең берсе.
15 декабрь
«Нурулла» мәчете – «Печән базары» мәчете, «Юныс» мәчете, «Җиденче җәмигъ мәчете»
Нурулла мәчете яки Җиденче җәмигъ мәчете – борынгы Печән базары урынында танылган архитектор А.К. Ломан проекты буенча төзелгән дини бина.