1890 һәм 1891 елларда Санкт-Петербургта кылынган бәйрәм намазларының төрекчә тасвирламалары

Шуңа да, Төркиянең Россиядәге илчелегенең ике хезмәткәре – Санкт-Петербургта яшәүче мөселманнарның бәйрәм намазларында катнашкан бишенче сәркатибе Габдур Реззак һәм беренче сәркатибе Сәид Габдел Бакыйның укучыларга тәкъдим ителгән хәбәрләрен нәкъ менә шушы контекстта карарга кирәк. Алар тасвирлаган гыйбадәт кылулар 1890 һәм 1891 еллардагы Ураза гаете (гарәпчә ﻋﻳﺪ ﺍﻠﻔﻃﺮ) уңаеннан үткәрелгән. Дипломатлар хәбәрләрендә тарихи, дини, хәтта этнографик характердагы мәгълүматлар, шулай ук Россия мөселманнарының хәлен анализлау омтылышлары бар.
Төрек түрәләре госманлыларның һәм Россия мөселманнарының дини йолаларын үтәү тәртибендәге аермаларына гына түгел, ә аларының тышкы кыяфәтенә дә зур игътибар бирә. Дипломатлар күзәткән картина нигезендә Россия мөселманнары яшәгән шартлар ислам динен «элементар онытуга китерә» дигән нәтиҗәгә этәрә.
Дөресен генә әйткәндә, Петербургта күзәтелгән бәйрәм гыйбадәтләрен башкару тәртибе (Габдур Реззакның һәм бигрәк тә Габдел Бакыйның әйтелгән кисәтүләренә карамастан) хәнәфи мәзһәбендә кабул ителгән кануннарны бозмый. Габдел Бакыйның, Петербургта башкарылган бәйрәм вәгазен уку рәвеше Россия администрациясе ризалыгы өчен махсус үзгәртелгән, дип фаразлавы дөреслеккә туры килми.
Күрәсең, кычкырып Аллаһны тәкбир әйтеп данлауның булмавы гына хакимият басымы белән бәйле була. Шул ук вакытта хәнәфи мәзһәбе күзлегеннән караганда тиешле шартлар булмаган очракта, әкрен тавыш белән, яки эчтән тәкбир әйтү рөхсәт ителә.
Габдел Бакыйның, Петербург имамының гыйбадәт вакытында гадел хәлифәләрнең «хак динлеләрнең хакимнәре» тыйнак титулын куллануының сәбәбен, гадел хәлифәләрнең «чын Аллах Илчесенең варислары» каноник титулын куллану Россия хөкүмәтенең ачуы белән бәйле булырга мөмкин, дигән фаразы шулай ук нигезсез. Мөгаен, җирле мөселман традициясе шундый булгандыр. Төрек дипломатларын шулай ук Петербургта яшәүче «татар мөселманнарының» киенү рәвеше һәм тышкы кыяфәте дә гаҗәпләндерә. «Аларның күбесенең (гыйбадәт кылырга килгән мөселманнарның – И.М.) башында түбәтәй, ә янәшәсендә эшләпә иде; аларның кайберләрендә сакал-мыек юк, кайберләрендә мыек кына кырылган, кайберләрендә икегә бүленгән сакал – кыскасы, мөселманнар өчен урынсыз, без европалыларда күзәткән тышкы кыяфәт», – дип яза Габдур Реззак. «Мондыйң тышкы кыяфәт аларны руслар дип уйларга сылтау бирә», – дип кабатлый Габдул Бакый.
Европа киемнәре (бигрәк тә эшләпәләр) традицион рәвештә төрекләр тарафыннан «дин дошманнарының» ачык билгесе буларак карала. Өстәвенә, Габдур Реззак бәй «бәхетсез Россия мөселманнары»ның тышкы кыяфәтенә һәм шәхесенә җитди карамавын бер дә өнәми (шуңа күрә булса кирәк, киләсе елда намазга килгән Габдул Бакый халык арасыннан аерылып тормаска карар кыла һәм татар түбәтәен киеп килә). Хәер, Габдур Реззак, белемле госман кешесе күзлегеннән караганда абруйлы булмаган эш – рестораннар тоту белән шөгыльләнүче «отставкадагы генерал Чыңгызханның һәм “хан токымнарын”» тәнкыйтьләмичә кала алмый.
Төрек дипломатлары Россия мөселманнарының хәле турында империя башкаласында яшәүчеләргә карап кына фикер йөртә ала. Мәскәү һәм Санкт-Петербург мөселманнары дисперслы яши һәм Россия җәмгыятенә бик нык интеграцияләнгән була. Шул ук вакытта Идел-Урал төбәгендә һәм Себердә мөселман халкы, кагыйдә буларак, аерым авыллар яки (шәһәрләрдә) бистәләр булып яши, шуңа бәйле рәвештә озак вакытлар традицион яшәү рәвешен саклап кала. Шуңа күрә Габдел Бакыйның Петербургта бәйрәм гыйбадәтләрен үткәрү тәртибе Россия дәүләтенең мөселманнарга һәм аларның чынбарлыкка карата алып барган сәясәтенең күрсәткече булып тора, дигән нәтиҗәләре гаять гадиләштерелгән булып күренә. Өстәвенә, Габдур Реззак хатыннан күренгәнчә, Төркия илчелеге хезмәткәрләре моңа кадәр Петербург мөселманнары оештырган бәйрәм намазларында да катнашмый торган була.
Төрек дипломатларының игътибарын Петербург мөселманнарының дини тормышына җәлеп иткән тагын бер сәбәп Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчете төзү мәсьәләсе була. Төзелеш өчен иганәләр җыюга хакимият рөхсәте 1883 елда Петербург мөселман җәмгыятенең вәкаләтле вәкилләре һәм шәхсән Оренбург мөфтие Сәлимгәрәй Тевкелевның берничә тапкыр мөрәҗәгатьләреннән соң алына[1]. Акча җыю буенча җаваплы вәкаләтле кеше итеп ахун Гатаулла Баязитов[2] раслана. Мәчет төзелешенә иганә акчалары Оренбург Мөселман Диния нәзарәтенең бөтен округы буенча җыелса да, бу эш бик акрын бара. Шул ук вакытта Россия башкаласында Җәмигъ мәчетен торгызу бу мәчет империядә мөселманнарның төп гыйбадәт кылу урыны булачагын күз алдында тота. Мөгаен, нәкъ менә шуңа күрә Санкт-Петербургта мәчет төзелеше турындагы мәгълүмат шәхсән Солтан Абдул-Хәмит II игътибарын җәлеп итә һәм Госман империясенең югары даирәләрен үз ягыннан матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында уйларга этәрә.
Порта чын ярдәм күрсәткәнме-юкмы икәне безгә билгеле түгел. Әмма Солтан канцеляриясенең югары дәрәҗәле түрәсе Камил пашага (1895 һәм 1896 елларда) Россиягә килеп, берничә дипломатик йөкләмәне үтәү белән беррәттән, Петербург мәчетен төзү өчен кирәкле сумма турында мәгълүмат җыярга кушылуы, Истанбулда бу мәсьәләгә нинди әһәмият бирелгәнлеге турында сөйли.
Илче түрәләренең намазларның гыйбадәт кылу өчен яраксыз биналарда, шәригать кагыйдәләренә туры килмәгән шартларда укылуы турында падишаһка җиткергән сүзләре дә Петербург мөселманнарына мәчет төзүдә ярдәм итү кирәклеге турындагы уйларның ныгуына китергән булса кирәк.
Бастырыла торган документларның төп нөсхәләре Госманлы архивында (Истанбул) саклана.
Документлар
№ 1
1890 елның 19 маенда – Санкт-Петербургтагы Госман илчелегенең өченче сәркатибе Габдур Реззакның Солтан Дәрвиш пашаның адъютанты турындагы хәбәреннән.
…Шулай итеп, сезнең мәрхәмәтле хезмәтчегез дә Петербургка килгәннән алып бүгенге көнгә кадәр бу хәлләрне өйрәнүне санга сукмады гына түгел, бәлки үзенең дини бурычларын үтәп, үткән бәйрәм вакытында бәйрәм намазында катнашты[3]. Монда мөселманнар өчен мәчет булмау сәбәпле намаз уку урыны итеп шәһәр Думасы залы (Belediye salonu)[4] билгеләнгәнгә күрә, сезнең хезмәтчегез биредәге татар имамы Гатаулла әфәнде белән очрашып, аңа үзенең нияте турында хәбәр итте. Имам, хәзерге вакытка кадәр [гыйбадәт кылуларда] безнең илчелек хезмәткәрләренең берәрсенең катнашу очрагы булмавына бераз шелтәләп, бәйрәм намазында катнашу ниятемә бик шатланып минем өчен беренче рәттә (гыйбадәт кылучылар) урын әзерләячәген әйтте. Бәйрәм иртәсендә мин, махсус бизәкле каретага заказ биреп, намаз укылачак урынга киттем. Озын баскычтан менгәч, ислам таләпләре буенча киенмәгән күп санлы начар хәлле ир-атлар һәм мөселман хатын-кызлары белән очрашкач, мин намаз укыла торган залга кердем. Чыннан да, монда килеп кергәч, беренче тәэсир шаккатыргыч булды.
Залның кыйбла ягыннан зур пәрдәләр белән капланган портретлар: уң якта – каплап куелмаган император портреты, артта – мәрхүм император Александр II, Николай һәм императрицаларның портретлары. Өстәвенә, аларның башларында тәреләр сурәтләнгән.
Шулай ук намаз укыла торган залның сул ягында французча «шапель» дип аталган Гайсә, Мария һәм христианнар гыйбадәт кыла торган башка кешеләрнең утлы лампада[5] белән сурәтләре җыелмасының күренеп торуы да бик мәгънәсез иде. Анда рәт-рәт булып тезелгән җиде-сигез йөзләп мөселманның күренеше һәркемне һичшиксез гаҗәпкә калдыра. Аларның күбесенең башында түбәтәй, ә янәшәләрендә эшләпә; кайберләренең сакал-мыеклары юк, кайберләренең мыеклары гына кырылган, кайберләренең сакалы икегә бүленгән – кыскасы, [мөселманнар өчен] урынсыз, без европалыларда гына күзәтә торган тышкы кыяфәт. Мәчетнең бер ягында, ягъни залда ике йөздән артык кешенең эшләпә киеп басып торуы да шундый ук гаҗәп күренеш.
Госманлы фескасы һәм сюртюгы кигән берәү килеп кергәнен күргәч, кешеләр хезмәтчемнән минем турыда сораша башлады, өстәвенә аларның йөзләрендә урынсыз елмаю чагылып китте. Имам, фитр сәдакасенең[6] саваплары турында берничә хәдис укып, кием-салымның пөхтәлеге турында татар-төрек телендә дә вәгазь сөйләде (мин аны бик яхшы аңладым), аннары, кулына озын таяк тотып, импровизацияләнгән мөнбәр баскычыннан үзенең эскәмиясенә менеп, хөтбә укыды. Анда дүрт хәлифәнең изге исемнәрен телгә алып һәм Коръәндәге кайбер мәшһүр гыйбарәләрне укып чыккач, ул: «Әйдәгез, патшабыз Александр III, аның тәхет варисы Николай цесаревичның һәм аның хөрмәтле тормыш иптәшенең уңышлары һәм сәламәтлеге өчен дә дога кылыйк», – дигән җөмлә белән канәгатьләнеп, хөтбәсен тәмамлады, шуннан соң намаз укылды. Аннары, имам сезнең буйсынучан хезмәтчегезгә отставкадагы генерал Чыңгызханны[7] һәм ресторан тотучы күп кенә «хан нәселендәге кешеләрне» тәкъдим иткәннән соң, кешеләр таралышты. Сезнең күндәм хезмәтчегез, баскычтан төшә-төшә, хәлифә хәзрәтләренең таҗы хакына, югарыда телгә алынган хәерчеләргә сәдака итеп, үзе белән булган бөтен акчасын өләште. […].
Имам Гатаулла әфәнденең диндар булуына шикләнергә нигез булмаса да, [шулай да] ул рус мәктәбендә белем алган, руслар аңа законлы хезмәт хакы түләп тора, шулай ук аңа беренче класслы (ūlā rütbesi)[8] гражданлык хезмәткәре чинына туры килә торган чин бирелгән. Мондагы мөселманнар Гатаулла әфәнденең эшләпәсе һәм мундиры белән руслар[9] ягында булуын беләләр һәм күпләр аны шуңа бик өнәп бетерми. […].
№ 2
1 шәүвәл 1308 ел. = 28 апрель 1891 ел – Санкт-Петербургтагы Госман илчелегенең беренче сәркатибе Сәид Габдел Бакыйның Солтан исеменә язган хәбәреннән.
Элек тәкъдим ителгән ләехтә әйтелгәнчә, Петербургта мәчет булмау сәбәпле, биш вакыт намаз кайбер шәхси биналарда[10] укыла. Әмма бәйрәм намазларын укырга җыелучы дин тотучылар күп булу сәбәпле, Россия хөкүмәте тарафыннан, тышкы яктан мөселманнарга карата үз илтифатын күрсәтү, чынлыкта исә җыелганнарны күзәтү һәм контрольдә тоту максаты белән ике-өч урын бүлеп бирелә. Аларның иң мөһиме – Петербург шәһәр Думасы залы[11]. Анда дин тотучыларның күп җыелачагын ишетеп, мин шунда баруны яхшырак күрдем. Өстемә кигән феска һәркемнең күзенә ташланыр, ә бу минем күзәтүләргә комачаулар дип уйлап, мин, танымасыннар өчен, татар калпагын кидем (Tatar kalpağı) һәм шул урынга юнәлдем. Зал ишеге янына килеп җиткәч, мин эшләпәле ир-атларны күрдем. Аларны тышкы кыяфәтләренә карап руслар дип уйларга булыр иде, әмма мөселман йоласы буенча бер-берсен сәламләүләрен ишеткәч, мин гаҗәпләндем. Аларның кайберләре, бина эченә кергәч, эшләпәләрен капка сакчысына калдыра, кесәләреннән кәләпүш һәм калпакларын (takke ve kalpak) алып кия, ә кайберләре эшләпәләрен дә салмыйча өске катка күтәрелә, бу хәл мине гаҗәпкә калдырды. Ниһаять, мин дә югарыга күтәрелдем һәм гыйбадәт кылу урыны булырга тиешле зур залга кердем. Зур мәҗлесләр һәм шәһәр Думасы утырышлары үткәрү өчен билгеләнгән бу залда мебель бер читкә этеп куелган булса да, диварга эленгән майлы буяу белән язылган биш-алты картина алынмаган, бары кыйбла ягына эленгән картиналар гына киндер тукыма белән капланылган. Ә гыйбадәт кылучыларның як-ягында һәм артындагы диварларга эленгән картиналарны каплап тормаганнар. Кыйбла ягындагы капланып куелган картиналарда тәре формасындагы бизәкләр калган. Картиналарда хәзерге император Александр III, аның мөхтәрәм бабаларының берсе Александр I һәм аның әтисе Александр II сурәтләнгән. Музейга, дөресрәге, чиркәүгә охшаган бу залның диварларын карап чыккач, мин игътибарымны җыелган мөселманнарга юнәлттем. Алар өч йөзгә якын иде, кайберләре чалма, түбәтәй яки калпак кигән, ләкин араларында эшләпә киючеләр дә бар. Бию өчен бик уңайлы итеп эшләнгән шомартылган идәннең агач такталарына дога кылу өчен намазлык итеп, мөселманнар үзләре белән алып килгән ак җәймәләрне җәеп куйды. Кыйбла ягында мөнбәр сыйфатында эшләнелгән урын ике баскычтан тора. Госман дәүләтенең барлык почмакларында да мәчеткә бәйрәм намазына җыелган мөэминнәр вакыт-вакыт бертавыштан тәкбир әйтә. Мондагы мөселманнар исә [судта] гаепләнүчеләр кебек бер сүз дә әйтми, ә катнашучыларның күбесе [мөселман] этикетын һәм дини йолаларны үтәү кагыйдәләрен белми кебек тоела. […].
Гатаулла әфәнде Баязитов, эчтәлеге алдагы хәбәрдә сөйләп бирелгән әңгәмәдән соң, михраб янына китте. Мәзиннең кычкырып әйткән тәкбирләреннән башка гына дәшми-тынмый намаз укылды. Аннан соң, мөнбәр итеп куелган баскычка күтәрелеп, имам хөтбә укыды. Кайбер мизгелләр минем игътибарымны җәлеп итте. Беренчедән, дүрт гадел хәлифәнең исемнәрен телгә алганда, аларның берсенә карата да [имам] «хак Аллаһ илчесенең дәвамчысы» (Halîfetü Rasulullahi ale ‘t-tahkîk) дигән сүзне кулланмады, аларны «хак динлеләрнең әмире» (Emîrü’ l-Mü ‘ minîn) дип атау белән генә чикләнде. Мөгаен, дүрт гадел хәлифәне, традициягә каршы килеп, «хак динлеләрнең әмире» дип атау, татарлар арасында таралган гадәттән бигрәк, Россия хөкүмәтенең «Аллаһ илчесенең дәвамчысы» (Halîfe-i Rasulullah) фразасын өнәп бетермәве белән бәйледер. Хөтбәсен тәмамлагач, хатыйб татар телендә вәгазь сөйләргә (va ‘ z) күчте, патшага берничә дога кылды һәм мөнбәрдән төште. Укылган хөтбәдә, югарыда әйтелгәннәрдән тыш, Госман дәүләтендә укыла торган хөтбәләрдән бераз аермалар булу хөтбәнең Россия хөкүмәте тарафыннан цензурага дучар ителүен, яисә татарларның, күңелсезлекләрдән саклану өчен, эчтәлегенә үзләре үзгәрешләр кертүен күрсәтә. Бигрәк тә хатыйбның мөнбәрдән төшмичә генә патша өчен дога кылган вәгазьне төрки телдә генә укуы хөтбә белән патша өчен дога арасында бәйләнеш юклыгын ассызыклау теләге белән бәйләнгән булса кирәк.
Югарыда җентекләп бәян иткән күзәтүләремнең Россия мөселманнарының хәле турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәчәгенә ышанганга күрә, мин аларны һәм күптән түгел Петербургның «Новое время» газетасында Гатаулла әфәнденең реддиена[12] җавап итеп басылган мәкаләнең бер кисәген ләйхәгә кушымта итеп куярга батырчылык итәм.
Чыганак: Төркиянең борынгы саклагычларыннан XVI-ХІХ гасырлар Идел-Урал төбәге тарихы буенча документлар: документлар тупланмасы / Төзүче. И.А. Мөстәкыймов; Д.И. Ибраһимовның гомуми редакциясе астында. – Казан: Гасыр, 2008.
[1] Тевкелев Сәлимгәрәй (1865 – 1885) – Оренбург мөселман Диния нәзарәтенең дүртенче мөфтие.
[2] Баязитов Гатаулла (1847–1911) – дини һәм җәмәгать эшлеклесе, публицист, нәшир. Санкт-Петербургтагы 2 нче мөселман мәхәлләсе имамы, ахун, Россия Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы укытучы һәм тәрҗемәче.
[3] Һиҗринең һәр елының 1 шәүвәлендә билгеләп үтелә торган авыз ачу бәйрәме 1890 елда Юлиан календаре буенча 9 майга туры килә.
[4] Күрәсең, Санкт-Петербург шәһәр Думасының Александровский залы күздә тотыла.
[5] Күрәсең, иконостас күздә тотыла (французча “сhapelle” сүзенең бер мәгънәсе)..
[6] Рамазан ае вакытында бер са’ (3,272 кг) бодай күләмендә бирелә торган мәҗбүри (вāджиб) сәдака (Хидоя: комментарии мусульманского права. – Ташкент, 1994. – 118-120 битләр)..
[7] Күрәсең, генерал-лейтенант Солтан Хаҗи Гобәйдулла Җангир улы Чыңгыз хан (1840 – ?), бөке Урдасы хакиме Җангир ханның улы. Санкт-Петербург мөселман җәмгыятенең актив эшлеклеләренең берсе була. 1906 елда оешкан «Санкт-Петербургта җәмигъ мәчетен төзү комитеты» составына керә.
[8] Ûlâ rütbesi, rütbe-i ûlâ – Госман ранглар турындагы табеленнән гражданнар чины (Цветков П.Турецко–русский словарь. СПб., 1902. – 146 б.). Аның нинди Россия чинына туры килүен билгеләү мөмкин булмады.
[9] Ягъни документ авторы тарафыннан империянең мөселман җәмгыятенә каршы куелган рус җәмгыяте вәкиле була.
[10] XIX гасырда намаз уку өчен (нигездә җомга көннәрендә) имамнарның шәхси фатирлары файдаланылган. Дини бәйрәмнәр көннәрендә махсус бүлмәләр арендага алынган (Дворяннар җыелышы залы, шәһәр Думасының Александров залы, Ат гвардиясе манежы, Губерна җир идарәсе һ.б.).
[11] Күрәсең, Санкт-Петербург шәһәр Думасының Александровский залы күздә тотыла.
[12] Реддийе-мөселман динен, кагыйдә буларак, христиан миссионерлары һәм галимнәренең тәнкыйть эшләреннән яклап язылган полемик әсәр.
Башка публикацияләр
Барлык публикацияләр01.10.2025
XVIIIгасырда Казан татарларының хаҗ тарихыннан
XVIII гасырда Казан татарларының хаҗ тарихыннан
23 август
Иске татар бистәсе мәчетләре
Иске татар бистәсенең тарихи һәм архитектура истәлекләре арасында ике гасыр дәвамында мөселманнар күңелендә үзенә бертөрле хис – ихтирам хисе уятучы һәйкәл бар. Бу Казан ханлыгы яулап алынганнан соң төзелгән, хәзерге вакытта күренекле дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртүче танылган ике борынгы таш мәчетләрнең берсе.