Казанда яңа Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык Халыкара бәйге уздыру әлеге Фондның беренче зур һәм әһәмиятле проекты булачак

1 апрель 2022

Казанда яңа Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык Халыкара бәйге уздыру әлеге Фондның беренче зур һәм әһәмиятле проекты булачак.

2022 елның 1 апреленнән Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багашланган Ачык Халыкара конкурс старт ала. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 1 апреленнән 15 апреленә кадәр кабул ителә. Җиңүче 2022 елның 8 июлендә, бөтен дөнья мөселманнарының изге бәйрәме «Корбан гаете» алдыннан игълан ителәчәк.