Татарстан Республикасы Биектау районы Коркачы авылындагы агач мәчет
10 июль
Агач мәчет, түбәсендә манара. Диварлар соры төстәге калай белән тышланган. Тәрәзәләре пластиктан, кашагалары металлдан эшләнгән бизәк белән матурландырылган. Мәчет бинасының төньягында керү өчен өйалды ясалган. Көнчыгыш яктан мәчеткә янкорма өстәлә. Сигез яклы манара, ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы чорына караган татар мәчетләре өчен хас булган формада эшләнгән һәм соры төсле калай белән тышланган. Манарының өч ярусы бар. Һәр кайсына биек тар тәрәзәләр уелган. Һәр ярус бер-берсеннән, сигез яклы яшел чатыр астындагы өске кәрниз кебек үк, ике катлы кәрниз белән аерыла. Икенче катның түгәрәк балконы (шараф), дүрт кыеклы биек түбә шулай ук яшел төстәге калай белән тышланган.
Архитектура аквареле авторы – Равил Сәйяр улы Айдаров