Әхмәт Гали улы Хөсәенов

10 июнь

Оренбург янындагы Сәет Посадында (Татар Каргалы) туган. Булачак сәүдәгәрнең ерак бабалары бирегә XVIII гасыр уртасында Казан губернасының Кибәхуҗа авылыннан килгән. Яшь чагында ук абыйлары Гани һәм Мәхмүт белән бергә Оренбургта вак товарлар һәм чимал белән сәүдә итү буенча үз предприятиесен ача. Соңрак татар дөньясында иң көчле оешмаларының берсенә әверелә. А.Г. Хөсәенов фирмасының вәкиллекләре, Россия һәм Урта Азиянең иң эре үзәкләреннән тыш, Берлин һәм Лондонда ачыла. Сәүдәгәрне XX гасыр башында халык мәгарифе реформасын финанслаган милли яңарышның күренекле эшлеклесе дип атарга була.
Әхмәт Хөсәенов, кадимистлар мәктәбендә уку һәм язуның элементар күнекмәләрен үзләштермәгән, әмма, моңа карамастан, күләмле байлык туплый алган, һичшиксез, халыкның бәла-казаларының, фәкыйрьлегенең һәм наданлыгының төп сәбәбен ул вакыттагы конфессия мәктәбендә хөкем сөргән иске тәртипләрдә күргән. Ул күп тапкырлар, лаеклы белем алу аңа сәүдә өлкәсендә тагын да зуррак уңышларга ирешергә ярдәм итәр иде, дип кабатлый. Шуңа күрә аңлы һәм максатчан рәвештә нәкъ менә җәдит уку йортларын финанслый, бөтен ил буенча алдынгы фикер йөртүче мөдәррис һәм мөгаллимнәрнең эшен финанслый, мәктәпләр төзүгә, кирәкле уку әдәбиятын бастыруга акчасын кызганмый.
Әхмәт Хөсәенов инициативасы белән 1889 елда Оренбургта яңа типтагы иң эре мөселман училищеларының берсе булган «Хөсәения» мәдрәсәсе барлыкка килә. Анда татар интеллигенциясенең күренекле вәкилләре – Сөнгать Бикбулатов, Таһир Ильяси, Җамал Вәлиди, Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Борһан Шәрәф, Нургали Надиев, Фатих Кәрими, Муса Бигиев, Гайсә Аникеев, Закир Кадыйри, Сәгыйт Рәмиев, Габдрахман Сагди, Муса Җәлил һәм башка бик күпләр эшли һәм укый. Абыйлары белән бергә Әхмәт бай Россиянең төрле губерналарында бик яхшы җиһазландырылган мәдрәсә биналары белән дистәләгән мәчетләр төзетә.
1896 елда, абыйлары белән бергә эшләп тапкан байлыгын бүлешеп, Әхмәт бай Хөсәенов Казанга күченә, анда беренче гильдия буенча үз капиталы турында белдерә һәм Кабан яр буендагы (Мәрҗани урамы, 42) искиткеч йортта яши башлый. Әхмәт Хөсәенов соңгы көннәренә кадәр (1906) биредә яши һәм хәйрия эшчәнлеген дәвам итә. Шәһәрнең барлык яңа ысул нигезендә белем бирүче уку йортларына, аеруча «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә, Мөселман хәйрия җәмгыятенә матди ярдәм күрсәтә. Р. Фәхретдинов язганча, «Казанда яшәгән ун ел эчендә ул, һәр кеременнән 3000 һәм аннан да күбрәк күләмдә акча бүлеп биреп, 20 мәчет һәм мәдрәсә бинасы төзеткән, 40 мәктәпнең мөгаллимнәренә хезмәт хакы түләгән, 200 мәктәпне кирәкле дәреслекләр белән тәэмин иткән».
Әхмәт бай милли мәгариф ихтыяҗларына вакыф милкендә сакланган ярты миллион сумга якын акчасын васыять итә. Ул бу акчаларны җәдит мәдрәсәләрендә зур матди база булдыруга, Россиянең урта, урта техник һәм югары уку йортларында, гарәп көнчыгышының мөселман мәгариф үзәкләрендә талантлы шәкертләрне укытуга максатчан стипендияләр системасын булдыруга юнәлтергә ниятли.
Ул шулай ук фәнни-популяр, уку һәм мәгърифәтчелек әдәбиятын язу һәм бастыру өчен үзенчәлекле “грантлар” бирү өчен көрәшә. Бу максатлар Октябрь революциясенә кадәр составына абруйлы рухи лидерлар, буржуазия һәм интеллигенция вәкилләре кергән махсус Попечительләр Советы тарафыннан уңышлы башкарыла.
Авторы: Сәлихов Радик Рим улы
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мөстәкыйль әгъзасы.