Петербургта бастырылган Коръән

18.03.2025
Бүген без Санкт-Петербургта Коръән бастыру тарихы хакында сүз алып барырбыз.
1783 елда Россия императрицасы Екатерина II ирекле типографияләр ачу турында Указга имза куя. Бу документ нигезендә шәхси затларга нәшрият эше белән шөгыльләнергә рөхсәт итәлә. Шулай итеп, башкалаларда, соңрак губерна шәһәрләрендә типографияләр барлыкка килә. Аларга гарәп графикасына нигезләнгән, дини эчтәлекле китаплар бастыруга заказлар килә башлый. Бу эш белән шөгыльләнүче беренче типографияләрнең берсе Санкт-Петербургтагы Иоганн-Карл Шнорның Азия типографиясе була.
Нәкъ менә шунда 1787 елда Россиядә беренче тапкыр Коръәннең тулы гарәп тексты басыла. Екатерина II боерыгы буенча беренче басма 1200 данә тираж белән чыга.
Фоторәсемдә Екатерина II шәхси китапханәсендә сакланган 1787 елгы басманың беренче битләре тәкъдим ителә. Бүген бу китап Россия Милли китапханәсендә (Санкт-Петербург шәһәре) саклана.
Басма өчен Изге китапның текстын татар каллиграфы һәм Коръән белгече Госман Исмәгыйль әзерли. Коръән Госман Исмәгыйльнең үз язуына нигезләнеп махсус коелган шрифт белән басыла. Ул шулай ук текстны уку ысулларына аңлатмалар да яза. Бу аңлатмалар Коръәннең төп текстының кырыена урнаштырыла. Әлеге үзәнчәлекләр тикшеренүчеләргә Петербургта бастырылган Коръәненең мөселман холкы турында сөйләргә мөмкинлек бирә һәм аны Европадан басылган элгәрләреннән отышлырак итеп.
Алдагы ун ел дәвамында Коръән бу тупланмада алты тапкыр бастырыла. Тиражлары 1200 дән 3600 данәгә кадәр була.
Россиядә Коръән бастыру Екатерина II вафат булганнан соң да дәвам итә. Мәсәлән, 1798 елда Павел I боерыгы белән Коръән Петербургның «Сенат» типографиясендә басыла.
Бу вакытка Шнор типографиясе ябылган була. Соңыннан аның җиһазларының һәм шрифтларының бер өлешен Казанга күчерәләр, һәм монда Коръәнне күпләп бастыру эше башлана. Бу хакта без алдагы очрашуларда сөйләшербез.