Коръәннең Казан басмаларының Европадагы элгәрләре

Без Казанда басма Коръән чыгаруга багышланган мәкаләләр сериясен башлап җибәрәбез. Аларда Казан Коръәне феномены, нәширләр һәм типографияләр, изге эшкә беренче булып нигез салган һәм бу өлкәдә зур биеклекләргә ирешкән кешеләр (хәйриячеләр, галимнәр, каллиграфлар), татар мәдәниятенә Коръән басмасының йогынтысы турында сүз алып барырбыз. Ләкин Казан басма Коръәне турында сүз башлаганчы, XVI-XIX гасырларда Коръәннең Европа типографияләрендә ничек басылуын карап узыйк.
Изге китапның гарәпчә тексты беренче тапкыр Венециядә 1530 елда итальян басмачысы Паганино Паганини тарафыннан җыела. Җыю күп санлы хаталар белән башкарыла. Шуңа күрә нәширләр бу тиражны тулысынча юкка чыгарырга мәҗбүр була. Әлеге тиражның бердәнбер нөсхәсе безнең көннәргә кадәр сакланып кала (фотосурәтне карагыз).
1694 елда латинча кереш сүзе булган гарәп телендәге Коръән протестант дин белгече Ибраһим Хинкельман этәргече белән Гамбургта басылып чыгарыла. Бу үрнәк басма Коръән чыгаруның берничә шартын барлыкка китерә: сүрәләр башында иңдерелгән урын турында мәгълүмат бирелә, аятьләр нумерацияләнә, ә текст ахырында индекс урнаштырыла. Озак еллар дәвамында бу басма Европада Коръәнне өйрәнүчеләре өчен төп чыганак булып тора. 1698 елда Падуяда Коръән дин белгече Людовико Мараччи тарафыннан басыла. «Alcorani Textus Tiversus Arabice et Latine» дип аталучы ике томлы басмада гарәп тексты, аның латин теленә тәрҗемәсе һәм аңлатмасы була.
1834 елда Лейпцигта махсус Коръән бастыру өчен билгеләнгән типографиягә нигез салына. Анда нәшрият эше алманлы шәрык белгече Густав Флюгель җитәкчелегендә алып барыла. Монда Коръән берничә дистә ел дәвамында күп тапкырлар басыла.
Без Коръәннең җыелма текстын бастыруның әһәмиятле һәм күренекле омтылышларын санап чыктык. Әмма Европада Коръән бастыру тарихы алман һәм итальян типографияләренең әлеге тиражлары белән генә чикләнми.
Россиядә беренче тапкыр Коръән 1787 елда Иоганн Карл Шнорның Петербургтагы Азия типографиясендә императрица Екатерина II боерыгы нигезендә казна акчасына 1200 данә тираж белән басыла. Бу хакта без киләсе язмада сөйләрбез.
 
*Мәкалә өчен материалны “Казан Кремле” музей-тыюлыгы ДБУ тәкъдим итте
**Чыганак: https://islamosfera.ru/pervye-pechatnye-izdaniya-musxafov-korana/