Коръәннең 1803 елгы ике томлы Казан басмасы

1800 елның 20 октябрендә Азия типографиясенең гарәп шрифты белән бер өлеше Санкт-Петербургтан Казанга күчерелә һәм берничә айдан соң Казанда гарәп графикасында китаплар басыла башлый.
1803 елның августында император Александр I рөхсәте белән шушы типографиядә (ул җирле гимназия бинасында урнашкан була) аның хуҗасы отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашев тәкъдиме һәм матди ярдәме нигезендә 1500 данә тираж белән Коръәннең тулы тексты басыла. Изге китап ике вариантта – беренчесе ике томнан торса, икенчесе ун томлы балалар өчен була. Фотосурәттә Казан федераль университетының фәнни китапханәсе тупланмасында саклана торган Изге китапның ике варианты да тәкъдим ителә.
Элегрәк чыккан Петербург басмаларыннан аермалы буларак, Коръәннең Казанда басылган беренче тиражының тексты мөселманнарның Изге китабын язуның канун кагыйдәләренә (ар-Расм Әл-Усмани) туры килә. Шуңа күрә 1803 елгы Казан тиражы мөселман дөньясында Коръән текстының иң беренче тулы басмасы булып санала.
Коръәннең Казан басмалары үзләренең сәнгати бизәлеше белән дә башкалардан аерылып тора. XIX гасыр дәвамында Европа китап басмасына хас бизәү алымнары өстенлек итә. Аятьләрне биш таҗлы чәчәк белән бүлеп бирү Казан Коръәненең төп үзенчәлекләренең берсенә әверелә.
Бер үк җиһаз кулланылу сәбәпле Коръәннең Казан басмасының шрифты Петербург басмасының шрифтын кабатлый. Беренче Казан басмасының Петербург басмасыннан мөһим аермасы – кырларында шәрехләр булмау. Һәр биттә – 11 юл.
Казанның беренче һәм аннан соңгы басмалары Коръәннең заманча басма стандартын формалаштыра: текстны кысага урнаштыру, битләрнең цифрлы нумерациясе, шрифтның гадилеге һәм басма текстның юл-юл булып баруы һ.б. Моннан тыш, Казан басмасы нигезендә Изге китапның ахырында «хәтмә» (Коръән укып бетергәннән соң кылынучы догалар), тәҗвид билгеләре (Коръән уку кагыйдәләре) һәм сүрәләр күрсәткече турында мәгълүмат урнаштыру тәҗрибәсе тарала.
Киләсе юлы без Коръәннең 1803 елгы балалар басмасы турында җентекләбрәк сөйләрбез.
*1803 елның беренче тиражы ике вариантта – ике һәм ун томда басылып чыга. Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни китапханәсе.
** Материаллар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы» ДБУ тарафыннан тәкъдим ителде
Башка публикацияләр
Барлык публикацияләр18.03.2025
Петербургта бастырылган Коръән

23 август
Иске татар бистәсе мәчетләре
Иске татар бистәсенең тарихи һәм архитектура истәлекләре арасында ике гасыр дәвамында мөселманнар күңелендә үзенә бертөрле хис – ихтирам хисе уятучы һәйкәл бар. Бу Казан ханлыгы яулап алынганнан соң төзелгән, хәзерге вакытта күренекле дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртүче танылган ике борынгы таш мәчетләрнең берсе.