1803 елгы балалар өчен чыгарылган Коръән

04.04.2025
Бүген без XIX гасыр башында Казанның Азия типографиясендә басылган “балалар өчен” Коръән турында сөйләшәчәкбез.
Коръән мөселман мәдәниятендә – китапларның бөек Китабы, Изге китап һәм дин тотучылар өчен илаһи кулланма. Нәкъ менә шуңа күрә, гарәп шрифтлары язылган типографияне үз кулларына алгач, Казан мөселманнары Коръән бастыру өчен бөтен көчләрен бирә. Шунысы кызыклы: җыю, бастыру, тегү буенча зур хезмәтләр таләп иткән ике томлы зур басма белән бер үк вакытта типография Коръәннең «балалар форматы» дип аталган тагын бер форматын бастыруга әзерли.
Мондый атама каян барлыкка килә соң? Бу сериянең соңгы томының колофонында (соңгы битендә) татарча гарәп графикасы белән: «Аллаһының игелекле сүзе Габделгазиз Бурашев тарафыннан Император фәрманы нигезендә балалар өчен басылган», – дип язылган.
«Балалар» Коръәне зур булмаган 10 томнан тора. Һәр биткә нибары 9 юл текст сыя. Һәр том 3 җүзне үз эченә алаган. Җүз – Коръәннең якынча тигез 30 кисәгеннән берсе, ул Рамазан аеның һәр көне дәвамында берәр укыла.
Коръәннең бу гадәти булмаган форматы 1803 елда бер тапкыр гына 1000 данә тираж белән бастырыла.
Бу китапның тар форматы текстны ятлау өчен генә түгел, ә Коръән укучының күкрәгендәге тар пиджак кесәсендә тыгып йөрү өчен дә уңайлы була.
Әлеге 10 томлыкның тулы комплекты Казан федераль университетының фәнни китапханәсе тупланмасында, ә 1803 елгы бердәнбер тиражлы «балалар Коръәненең» аерым томы «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында саклана. Ул музей-тыюлык фондларына 2023 елның декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә сатып алына. Китапның алдагы хуҗасы тарафыннан бер тышлык астында 6 нчы томның 16, 17, 18 җүзе һәм 7 нче томның 19, 20 җүзе берләштерелә. Бу Китапны мәсхәрә итү түгел, ә гап-гадәти тәҗрибә. Гадәттә китапларның хуҗалары төрле китапларны, аларның өлешләрен үзләре теләгәнчә бер тышлык астына берләштерә торган була. Китапка 2024 елда реставрация ясала: битләр һәм тышлыклар пычранудан чистартыла, югалган фрагментлары торгызыла.
Бу аерым томнар һәм тулы комплектлар – нәширләрнең Коръән уку процессының уңайлылыгы турында кайгыртуының дәлиле. Мөгаен, татар-мөселман мәдәниятендә балаларның мөстәкыйль уку хокукын тануның беренче чагылышы.
Безнең алдагы язмаларыбыз китап җитештерүче типография-фабрикаларга багышланачак.
* Коръән. 6 нчы том. 1803. Казан, Император гимназиясенең Азия типографиясе. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Кол Шәриф мәчете галереясендә «Казан Коръәне  басмалары» күргәзмәсеннән фото.
**Материаллар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы» ДБУ тарафыннан тәкъдим ителде