Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз!
30 август
Кадерле дуслар! Сезне иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән ихлас йөрәктән котлыйбыз! Күпмилләтле Татарстан кабатланмас мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре булган төрле милләт һәм дин вәкилләрен үз җирендә берләштереп, дус-тату яши торган зур гаиләгә әверелде. Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле киләчәк һәм иминлек телибез!
