XVIIIгасырда Казан татарларының хаҗ тарихыннан
01.10.2025

Хаҗ оештыру ислам дөньясының иң көчле хакименең вазыйфасы булып тора. Әлеге вазыйфаны башкару өстенлек санала. XVI гасырдан бу эшләр госман солтаннарына күчә.
Изге урыннаргв пароход һәм тимер юл элемтәсе ачылганга кадәр, хаҗ сәфәре кылу шактый кыенлыклар һәм куркыныч тудыра. Шуңа күрә хаҗга баручы хаҗилар зур кәрваннарга тупланып, юлга бергә чыга торган була. Зур һәм яхшы саклана торган кәрваннарның берсе булып, солтанның Мәккәгә җибәрелүче бүләкләрен саклау һәм бөтен кәрванның иминлеге өчен җавап бирүче хөкүмәт түрәсе «Әмин сүррә» поезды санала. Әмин суррәнең кортежы Истанбулның Кече Азия өлешендәге Үскүдәрдән китә. Бирегә Төркиянең Европа һәм Азия өлешләреннән (Румелия һәм Анатолия), Кырымнан, Кавказдан, Россиядән хаҗилар җыела торган була (мәсәлән, Үскүдәрдә 1812 елда хаҗга барганда вафат булган күренекле татар дин белгече Әбү Наср Курсави җирләнгән).
Чыгышлары белән Урта Идел буеннан булган кешеләрнең нинди юллар белән хаҗ кылулары, нинди галәмәтләр белән изге урыннарга барулары безнең көннәргә кадәр килеп җиткән сәяхәтнамәләрдә – хаҗнамәләрдә тасвирлана. Мәсәлән, Казан аръягыннан Гомәр улы Мөхәммәтәмин исемле бер хаҗиның 1783-1786/87 елларда хаҗ кылган юл язмалары сакланган. Аның хаҗнамәсе XIX гасырда басылып чыга.
Солтан Указы текстыннан күренгәнчә, 1782 елда татар хаҗилары суррә кәрваны белән китәргә соңга кала һәм Солтан Указы аларга кәрванны тизрәк куып җитәргә ярдәм итәргә боера.
1196 ел, шабан аеның 2 декадасы = 1782 ел, 11 нче июль белән 20 нче июль арасында. – Үскүдәрдән Солтан бүләкләре белән Мәккә һәм Мәдинәгә баручы вазыйфаи затларга хаҗга баручы 26 Казан татарын кәрванга кадәр имин озату турында бөек вәзир тарафыннан расланган Солтан Указы проекты.
Аллаһ исеме белән!
Үскүдәрдән минем олуг суррә әминем урынына баручы кадыйләргә, нәибләргә, аяннарга һәм башка түрәләргә боерык.
Бу мөбарәк елда Казан татарларыннан егерме алты мөселман, гөнаһларны кичерү сыйфаты белән бизәлгән Хиҗазга, Аллаһының изге йорты тирәли әйләнеп чыгу һәм Адәм ыруының башының, дога һәм тынычлык булсын аңа, Изге бакчасына хаҗ кылу нияте белән бара! Бу уңайдан мин югарыда телгә алынган [мөселманнарга] сәфәр вакытында тынычлык һәм иминлек тәэмин итәргә, төн кунарга уңайлы урыннарга урнаштырырга, ә киткәндә аларны казыдан казуга, Минем олуг сурра әминемә кадәр тынычлыкта һәм иминлектә озатырга боерык биргәнлектән, бу югары Указ аерым бастырылды һәм җибәрелде.
Шуңа күрә, югарыда әйтелгән егерме алты кеше кергәндә, сез аларны куркынычсыз һәм саклана торган урыннарга кунарга урнаштыруга, алар өчен иминлек һәм тынычлык шартлары тудыруга тиешле игътибар бирегез. Алар киткәндә, бергәләп аларны берегездән икенчегезгә тынычлыкта һәм хәвеф-хәтәрсез озатырга тырышыгыз; аларның акчасына кирәкле әйберләр һәм азык-төлек сатып алуда ярдәм итегез. Бу Указны үтәгәндә ялкаулыктан һәм игътибарсызлыктан сакланыгыз.
Шабанның икенче декадасы [1]196 ел.
Искәрмә
1 Рихлет хаҗ. – Казан, 1862.
2 Аллаһ – Кәгъбә Йорты.
2 Адәм ыруының башлыгы – Мөхәммәд пәйгамбәр. Адәм ыруының башы бакчасы – Мөхәммәд пәйгамбәр каберенең эпитеты.