Коръәннең Казан басмаларының Европадагы элгәрләре

Изге китапның гарәпчә тексты беренче тапкыр Венециядә 1530 елда итальян басмачысы Паганино Паганини тарафыннан җыела. Җыю күп санлы хаталар белән башкарыла. Шуңа күрә нәширләр бу тиражны тулысынча юкка чыгарырга мәҗбүр була. Әлеге тиражның бердәнбер нөсхәсе безнең көннәргә кадәр сакланып кала (фотосурәтне карагыз).
1694 елда латинча кереш сүзе булган гарәп телендәге Коръән протестант дин белгече Ибраһим Хинкельман этәргече белән Гамбургта басылып чыгарыла. Бу үрнәк басма Коръән чыгаруның берничә шартын барлыкка китерә: сүрәләр башында иңдерелгән урын турында мәгълүмат бирелә, аятьләр нумерацияләнә, ә текст ахырында индекс урнаштырыла. Озак еллар дәвамында бу басма Европада Коръәнне өйрәнүчеләре өчен төп чыганак булып тора. 1698 елда Падуяда Коръән дин белгече Людовико Мараччи тарафыннан басыла. «Alcorani Textus Tiversus Arabice et Latine» дип аталучы ике томлы басмада гарәп тексты, аның латин теленә тәрҗемәсе һәм аңлатмасы була.
1834 елда Лейпцигта махсус Коръән бастыру өчен билгеләнгән типографиягә нигез салына. Анда нәшрият эше алманлы шәрык белгече Густав Флюгель җитәкчелегендә алып барыла. Монда Коръән берничә дистә ел дәвамында күп тапкырлар басыла.
Без Коръәннең җыелма текстын бастыруның әһәмиятле һәм күренекле омтылышларын санап чыктык. Әмма Европада Коръән бастыру тарихы алман һәм итальян типографияләренең әлеге тиражлары белән генә чикләнми.
Россиядә беренче тапкыр Коръән 1787 елда Иоганн Карл Шнорның Петербургтагы Азия типографиясендә императрица Екатерина II боерыгы нигезендә казна акчасына 1200 данә тираж белән басыла. Бу хакта без киләсе язмада сөйләрбез.
*Мәкалә өчен материалны “Казан Кремле” музей-тыюлыгы ДБУ тәкъдим итте
**Чыганак: https://islamosfera.ru/pervye-pechatnye-izdaniya-musxafov-korana/
Башка публикацияләр
Барлык публикацияләр13 октябрь
Кече манара
XIV гасырның икенче яртысында Болгар зираты җирлегендә кече манаралы мәчет төзелә.

23 август
Иске татар бистәсе мәчетләре
Иске татар бистәсенең тарихи һәм архитектура истәлекләре арасында ике гасыр дәвамында мөселманнар күңелендә үзенә бертөрле хис – ихтирам хисе уятучы һәйкәл бар. Бу Казан ханлыгы яулап алынганнан соң төзелгән, хәзерге вакытта күренекле дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртүче танылган ике борынгы таш мәчетләрнең берсе.