Галиев мәчете – «Бишенче Җәмигъ мәчете»
Ул 1798-1801 елларда сәүдәгәр Муса Мамяшев тарафыннан төзелә. 1882-1917 елларда мәчетнең имам-хатыйбы булып күренекле дин белгече, педагог-реформатор, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, Оренбург мөселманнарының дини җыелышы мөфтие Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев (Баруди, 1857-1921) тора.
Галиев мәчете Иске Татар бистәсе җирлегендә урнашкан. Гыйбадәтханә бистәнең төньяк өлешендә төзелә. Аннан ерак түгел Печән базары урнаәкан була. Аның икенче исеме – бишенче Җәмигъ мәчете. Эш шунда ки, исәп буенча ул Казанда таштан салынган бишенче бина булып тора. Изге йорт тирәсендә бишенче мөселман җәмгыяте туплана.
Мәчет төзелеше 1798 елда башлана. Төзелешкә акчаны Муса Мамяшев бүлеп бирә. Ләкин мәчеткә исемне меценат хөрмәтенә түгел, ә ул чорның танылган реформаторы Г. Баруди хөрмәтенә Галиев мәчете дип бирәләр. Ул озак вакыт имам булып хезмәт итә һәм мәчет сәүдәгәр Галиевлар гаиләсенә карый. Нәкъ менә шушы кеше изге җирдә татар укыту үзәгенә – мәдрәсәгә нигез салучы була. Биредә ул вакыт өчен яңа булган — география, астрономия, математика, физика кебек фәннәр укытыла. Бу йорт Иске Татар бистәсенең мәдәни һәм иҗтимагый тормыш үзәге ролен дә башкара. Галиев мәчетенә Габдулла Тукай, Каюм Насыйри кебек танылган шәхесләр еш килә.
1891 елда объектны тарихи архитектура һәйкәле дип тану турында карар кабул ителә. 1997 елда гыйбадәтханә дин тотучыларга кайтарыла.
Башка публикацияләр
Барлык публикацияләр30 сентябрь
«Дүртенче җәмигъ мәчете» - Зәңгәр мәчет
Зәңгәр мәчет (Дүртенче җәмигъ мәчете) – Иске Татар бистәсендә урнашкан татар гыйбадәтханәләре архитектурасы һәйкәле.
1 ноябрь
Беренче гильдия сәүдәгәре, хәйрияче Габдулла Мөхәммәтйосып улы Апанаев
«Апанаевлар һәм Казаковлар сәүдә-сәнәгать ширкәтен» төзүчеләрнең берсе.